“Вилданов” хуҗалыгында терлек азыгы үзләренә дә, халыкка да җитә
Республикада бу көннәрдә бар игътибар терлек азыгы әзерләүгә юнәлтелде. Бүгенге көндә районда бер баш шартлы терлеккә 10, 21 центнер исәбеннән терлек азыгы әзерләнгән. Барлыгы 9 мең 490 тонна печән, 28 мең 500 тонна сенаж, 220 тонна яфраказык, витаминлы үләннәр әзерләнгән.
Эш барышы белән якыннанрак танышу максатыннан, без "Вилданов" крестьян-фермер хуҗалыгына...