Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тукай районы Мәләкәс авылы китапханәчесе Лилия Фартдинова сугыш ветераннарын барлый

Мәләкәс, Калинин, Яңа Ерыклы, Куаклы, Иске Җирекле авылларыннан сугышка барысы 490 кеше киткән. Шуларның нибары 205 е туган ягына әйләнеп кайткан. Бүгенге көндә сугышта катнашучыларның берсе генә исән - Василий Иванович Липатов. Мәләкәс авылының китапханә мөдире Лидия Фартдинова шушы җирлектәге Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотоальбомын туплау өстендә эшли. Эш барышында...

Мәләкәс, Калинин, Яңа Ерыклы, Куаклы, Иске Җирекле авылларыннан сугышка барысы 490 кеше киткән. Шуларның нибары 205 е туган ягына әйләнеп кайткан. Бүгенге көндә сугышта катнашучыларның берсе генә исән - Василий Иванович Липатов.
Мәләкәс авылының китапханә мөдире Лидия Фартдинова шушы җирлектәге Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотоальбомын туплау өстендә эшли. Эш барышында сугышка китүчеләрнең саны төгәл билгеле түгеллеге ачыкланган. Чөнки , ни сәбәпледер, кайбер фамилияләр рәсми исемлектә юк. Шуңа күрә Лидия Ильинична авыл советында сакланучы 40нчыдан алып 45 нче елга кадәрге хуҗалык кенәгәләрен карап чыга. Сугыш чоры балалары Николай Еврграфов һәм Венера Вуклова белән берлектә сугыштан кайтучыларны ачыклыйлар. Ярты елдан артык барган эшнең нәтиҗәсе дә бар - шушы чорда РККА(Рабоче-Крестьянская Красная Армия) тамгасы куелган, ягьни сугышка га киткән барлык ир-атлар һәм бер хатын-кыз турында төгәл мәгьлүматлар тупланган.
Фото http://old.gau.aismo.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев