17 февраль 2015 яңалыклары
-
Тукай районы Сосновый Бор поселогында “Аҗаган” уены үтте
Бүген Сосновый Бор поселогында 8-10 сыйныф укучылары арасында "Аҗаган 2015" хәрби-спорт уены үтте.Анда алты команда катнашты. Быел әлеге чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Уен программасында тарихи, тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча, хәрби-патриотик җырлар бәйгеләре, физик күнегүләр, Калашников автоматын сүтү-җыю, пневматик винтовкадан ату, һ.б. бар. Бу этапта Кнәз авылының мәктәп командасы...
-
Тукай районы Мәләкәс авылы китапханәчесе Лилия Фартдинова сугыш ветераннарын барлый
Мәләкәс, Калинин, Яңа Ерыклы, Куаклы, Иске Җирекле авылларыннан сугышка барысы 490 кеше киткән. Шуларның нибары 205 е туган ягына әйләнеп кайткан. Бүгенге көндә сугышта катнашучыларның берсе генә исән - Василий Иванович Липатов. Мәләкәс авылының китапханә мөдире Лидия Фартдинова шушы җирлектәге Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотоальбомын туплау өстендә эшли. Эш барышында...
-
Якын арада районда юл йөрү бәясе күтәрелмәячәк
Районда пассажирлар йөртү хезмәте бәясен Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты билгели. Бүгенге бәя 2011 елның 18 мартында куелган иде. һәм якын арада бу сумма үзгәрмәячәк. Ләкин хәзерге көндә тарифларны күтәрү буенча заявка әзерләнә. Тарифлар буенча дәүләт комитеты аны якынча өч ай эчендә караячак. Район пассажирлар йөртү ассоциациясе җитәкчесе Равил...
-
Тукай районының лаеклы бабайлары
Социаль челтәрләрдә менә мондый бик канәгать кыяфәтле бабай рәсемен күрергә мөмкин. Бу - Россиянең иң бай бабае, Новокузнеөк шәһәрендә яшәүче Алексей Шаповало.Алексей Павловичның 117 оныгы бар, оныкларының балалары - 33. Аларны аңа 13 баласы: 11 улы һәм ике кызы бүләк иткән. Бәлки, Тукай районында яшәүчеләр арасында бу кадәр күп оныклары...
-
Тикшерү комитетында тукайлыларны дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе кабул итәләр
Узган җомга көнне Тукай районара тикшерү бүлегендә РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин халыкны кабул итте. Райондашлар аңа хокук саклау органнарының кайбер гамәлләре белән ризасызлыкларын белдерделәр, вазифадагы затларның үз гозерләренә колак салмауларын җиткерделәр, тикшерү комитеты хезмәткәрләре тарафыннан эзләнелә торган җинаять эшләре турындагы мәгълүмат белән...