Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Тикшерү комитетында тукайлыларны дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе кабул итәләр

Узган җомга көнне Тукай районара тикшерү бүлегендә РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин халыкны кабул итте. Райондашлар аңа хокук саклау органнарының кайбер гамәлләре белән ризасызлыкларын белдерделәр, вазифадагы затларның үз гозерләренә колак салмауларын җиткерделәр, тикшерү комитеты хезмәткәрләре тарафыннан эзләнелә торган җинаять эшләре турындагы мәгълүмат белән...

Узган җомга көнне Тукай районара тикшерү бүлегендә РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин халыкны кабул итте. Райондашлар аңа хокук саклау органнарының кайбер гамәлләре белән ризасызлыкларын белдерделәр, вазифадагы затларның үз гозерләренә колак салмауларын җиткерделәр, тикшерү комитеты хезмәткәрләре тарафыннан эзләнелә торган җинаять эшләре турындагы мәгълүмат белән кызыксындылар.

Үзләрен борчыган сораулар белән халык киләчәктә дә тикшерү бүлегенә мөрәҗәгать итә алачак. Һәр атнаның дүшәмбесендә һәм пәнҗешәмбесендә 9.00-12.00 һәм 14.00-17.00 сәгатьләрдә тукайлыларны районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция подполковнигы Роман Шипков һәм аның урынбасары Раушан Касыймуллин кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 8 (8552) 47-06-35. Районара тикшерү бүлеге Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 69нчы йортта (47/12) урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев