Узган шимбәдә Таулы Дөреш авылында районның үз көче белән төзелгән яңа ФАП һәм клуб файдалануга тапшырылды. Бу көнне авыл халкын шатлыклы вакыйга белән котларга күп кенә мәртәбәле кунаклар килгән иде.
Без килгәндә, яңа бинаның тышын төрле төстәге шарлар белән бизи иделәр. Кунаклар әле килеп җитмәгән. Шул форсаттан файдаланып, тантанага килүчеләрнең берничәсе белән сөйләшеп алдым.
- Бу авыл халкына, беренче медицина ярдәме күрсәтү бинасы буларак, 1996 елда кечкенә генә вагон куелган иде. Аның түбәсе ишелеп, авария хәлендә калды. 30 елдан артык авылга фельдшер Әлфия Баева хезмәт күрсәтте. Хәзер исә яңа ачылачак ФАПта яшь белгеч - Галия Даниулова эшләячәк. Монда авыруларны кабул итү бүлмәсе, процедуралар кабинеты бар. Күргәнегезчә, яңа бина бик уңайлы, матур булган, - диде район үзәк хастаханәсенең әйдәп баручы белгече Тәнзилә Шәмсетдинова.
Кирпечтән төзелгән фельдшер-акушерлык пункты, чыннан да, бик якты һәм уңайлы итеп эшләнгән. Мондагы барлык җиһазлар да өр-яңа. Пунктны карап йөргән арада яныма фельдшер Галия Равилевна килде.
- Моңа кадәр Иске Дөреш авылында эшләдем. Шулай ук Чаллыда 5 ел теш дәвалау шифаханәсендә хезмәт куйдым. Белемем буенча - фельдшер мин, «дәвалау эше» белгечле буенча укыдым. Шулай ук «авыл җирлекләрендә яшәүче халыкның сәламәтлеген саклау» дигән яңа белгечлекне дә үзләштердем. Миңа ышанып, шундый олы эшне тапшырдылар. Бу ышанычны аклармын дип уйлыйм. ФАП көн саен (якшәмбедән кала) иртәнге 8дән кичке 4кә кадәр эшләячәк, - диде ул.
Шушы ук бинада мәдәният үзәге дә урнашкан. Монда да эшләү өчен шартлар җитәрлек.
- Мин исә мәдәният хезмәткәре буларак, менә шундый җыйнак кына культура учагы ачылуга сөенәм. Заманча эшләнгән, җыйнак, җылы монда. Авыл халкын төрле матур чаралар, бәйрәмнәр белән сөендерербез әле, - дип сүзгә кушылды район мәдәният бүлеге башлыгының урынбасары Октябрина Әюпова.
Әйе, кечкенә авылда шундый бина ачылуга авыл халкы да бик шат иде. Шуңа да әбекәйләр утырып торган җиргә барып баскач, алар минем белән бик рәхәтләнеп куанычларын уртаклаштылар.
- Сөенечебез эчебезгә сыймый инде, яшиселәр килә башлады, картаюлар онытылды. Хәзер яшь барган саен, әллә нинди чирләр була бит, даруы, уколы да кирәк. Мондый үзәк ачылуы чын мәгънәсендә күңелле вакыйга, - диде Сәлимә апа Салихова. ФАП кына түгел, клуб ачылуына да куануын һәм монда көч куйган кешеләргә олы рәхмәтләрен Хәнисә апа Халикова белдерде.
- Иске Дөреш авыл җирлеге башлыгы Равис Дусадбеков турында да әйтеп үтәсем килә. Кайчан карама, шул төзелеш янында булды. Үзе дә күп көч куйды. Тиз арада шундый үзәк җитештергәннәре, безне - олыларны хөрмәтләүләре күңелләргә җылылык бирә, яшәү ямен арттыра, - дип олы сөенечен белдерде Гүзәлия апа Талипова.
Ул да түгел, акрын гына тантана башланып та китте. Иң беренчеләрдән булып, шатлыклы да, истәлекле дә вакыйга белән авыл халкын район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова котлады һәм төзелешнең подрядчысы - «АвтоСтройИнком» оешмасына, «Тукай җылылык һәм газ» оешмасы җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аннары исә районның баш табибы Галим Сабирҗанов чыгыш ясады.
- Алар барысы да сезнең сәламәтлекне саклау өчен эшләнелә, - диде ул. - Әле шулай үзәкләр ачылып тора икән, димәк, авылның киләчәге бар дигән сүз. Хәзер безнең бурыч - матур табигатьле авылларыбызга яшьләрне җәлеп итү, моның өчен районыбызда бөтен уңайлыклар да тудырыла бара, - дип тәмамлады ул.
- Бөтен авыл җирлегендә барлыгы 700 кеше исәпләнә һәм Таулы Дөреш кебек кечкенә авыл да уңайлы, заманча эшләнелгән ФАП ачу - үзе бер зур вакыйга. Шушы эштә безгә ярдәм иткән барлык иганәчеләргә олы рәхмәт, - диде үз чыгышында Иске Дөреш авыл җирлеге башлыгы Равис Дусадбеков.
Аеруча авыл старостасы Сәлимулла ага Бакировның сүзләре истә калды.
- Кечкенә авыллар бетә дип уйлаган идек. Ә инде мондый зур тантаналар булуы моның киресен исбат итә. Әлеге көнгә кадәр мондый зур бәйрәмне күргән юк иде. Яныгызда менә шәфкать туташы басып тора (фельдшер Галия Даниулова, ред.иск.), аның салкында да, кызу челлә вакытларында да баласын ияртеп йорттан-йортка кереп, хәлләребезне белешеп, кирәкле уколлар ясап чыгып киткәнен һәрберегез дә хәтерлидер. Хәзер исә сәламәтлегебезне саклап торучы махсус бина бар. Монда эләгергә язмасын, ләкин тормыш булгач, төрле вакытлар була... Берүк чирләмәгез, бәхетле яшәгез, - диде ул.
Моннан соң клуб җитәкчесе Янирә Әминова белән фельдшер Галия Даниулова кызыл тасманы кисеп, барлык кунакларны һәм авыл халкын эчкә чакырды. Тантанага килүчеләрнең күзләрендә сөенеч, йөзләрендә яктылык балкып торды. Соңыннан барча кеше җыелышып, рәхәтләнеп чәй эчте.
Нет комментариев