30 октябрь 2013 яңалыклары
-
Таулы Дөрештә яңа фельдшер-акушерлык пункты белән клуб ачылды
Узган шимбәдә Таулы Дөреш авылында районның үз көче белән төзелгән яңа ФАП һәм клуб файдалануга тапшырылды. Бу көнне авыл халкын шатлыклы вакыйга белән котларга күп кенә мәртәбәле кунаклар килгән иде.
-
Билгеләнү
Муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе итеп Рубис Лотфулла улы Гатиатуллин билгеләнде.
-
Балалар бакчаларына түләү буенча “кайнар линия” эшли башлады
Балалар бакчаларына түләүгә үзгәрешләр кертү буенча халыкта бик күп сораулар туу сәбәпле, ТР Мәгариф һәм министрлыгында "кайнар телефон" линиясе эшли башлады. (843) 292-92-12 телефоны буенча эш көннәрендә иртәнге сәгать 9дан кичке 6га кадәр мөрәҗәгать итәргә була. Бер генә сорау да игътибарсыз калмаячак, дип хәбәр ителә министрлыкның рәсми сайтында.
-
Кәбестәне җыеп бетердек
"Чаллы яшелчәсе" басуларында узган атнада кәбестә җыюны төгәлләделәр. Биредә быел бу төр культураны 60 гектар мәйданда утыртканнар иде. Бу узган ел белән чагыштырганда 20 гектарга кимрәк. "Былтыр кәбестәгә бәя бик түбән булды - килограммын 3 сум 50 тиеннән, күп дигәндә 4 сумнан сата алдык. Мәйданны киметүебезнең беренче сәбәбе дә шунда",...