Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Соңгы кыңгырау бәйрәме белән!

Хөрмәтле укучылар! Сезне соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм! Әле кайчан гына сез, нәни кызлар һәм малайлар, мәктәп бусагасын атлап кергән идегез, инде олы тормыш юлына басар вакытыгыз килеп җитте. Урта белем турында аттестат алырга санаулы гына көннәр калуына сөенсәгез дә, бергә укыган классташларыгыз, ун ел буе белем биргән укытучыларыгыздан аерылу...

Хөрмәтле укучылар! Сезне соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм! Әле кайчан гына сез, нәни кызлар һәм малайлар, мәктәп бусагасын атлап кергән идегез, инде олы тормыш юлына басар вакытыгыз килеп җитте. Урта белем турында аттестат алырга санаулы гына көннәр калуына сөенсәгез дә, бергә укыган классташларыгыз, ун ел буе белем биргән укытучыларыгыздан аерылу җиңел түгел. Хәзер сезнең алда зур сынау - имтиханнар тапшыру, күңелегезгә якын һөнәр сайлау һәм шуның буенча укуыгызны дәвам итү. Сүз дә юк, сезнең аттестатка төп билгеләрне тормыш куячак. Әлбәттә, барыр юлыгызда сезгә мәктәптә алган белемнәрегез, игелеккә өйрәткән әхлак дәресләре ярдәм итәчәк. Киләчәктә сез, кем булсагыз да, районыбызны, белем биргән укытучыларыгызны онытмагыз. Сез - безнең киләчәгебез. Зур тормыш юлында очраган сынауларны, авырлыкларны җиңәргә ихтыяр көчегез нык, сабырлыгыгыз зур булсын. Барлык уй һәм хыялларыгыз тормышка ашсын. Киләчәгегез дә бүгенгедәй матур булсын. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм алдагы тормышыгызда уңышлар телим. Хәерле юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев