22 май 2015 яңалыклары
-
Җәмәгать оешмалары Президент вазифасына Рөстәм Миңнехановны күрсәтә башлады
Быел сентябрьдә узачак Президент сайлауларының үз үзенчәлеге. Ул, беренчедән, партия эчендә алдан тавыш бирүдән, ягъни праймериздан башлана. Республикадагы иң югары вазифага кандидат күрсәтү өчен партия эчендә алдан тавыш бирүне оештыруны исә Татарстанда җәмәгать оешмалары үз өстенә алды. Һәм, әйтергә кирәк, бу тәҗрибәне татарстанлылар беренче булып куллана башлады. 12 майда җәмәгатьчеләр...
-
Сәламәтлек саклау буенча соравың булса – шалтырат
Сыйфатлы һәм үтемле медицина ярдәме күрсәтү буенча гражданнарның хокукларын яклау максатыннан 2015 елның 29 маенда «кайнар линия» телефоны эшләячәк. Халыкны борчыган сорауларга ул көнне Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, сәламәтлек саклау министрлыгы, мәҗбүри медицина иминияте фонды, Татарстан Республикасы буенча Россия сәламәтлек күзәтчелеге вәкилләре җавап бирәчәк. Консультация вакыты:...
-
Яңгырлар Тукай районында чәчүне тоткарлый
Республика буенча сабан культураларын чәчү 21 майга 92 процентка башкарылган. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, кайбер районнар сабан культураларын чәчүне тәмамлаган. Безнең районда исә берничә көн буена яуган яңгырлар нәтиҗәсендә кыр эшләре тукталып торды. - Соңгы көннәрдәге явым-төшемнәр үзенекен итте. Бүгенге көндә хуҗалык кырларында эш тулысынча туктап...
-
Мәктәпне тәмамлаучы кадерле дуслар!
Районыбыз укучыларын соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм. Соңгы кыңгырау - һәрбер кеше тормышында кабатланмас һәм бер генә тапкыр була торган вакыйга. Быел район мәктәпләренең унберенче сыйныфын - 95, тугызынчыны 255 укучы тәмамлый. Хәзер сезне барыгызны да зур сынау - имтиханнар көтә. Аларны уңышлы гына тапшырырсыз дип ышанам. Әле кайчан гына...
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме белән!
Хөрмәтле укучылар! Сезне соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм! Әле кайчан гына сез, нәни кызлар һәм малайлар, мәктәп бусагасын атлап кергән идегез, инде олы тормыш юлына басар вакытыгыз килеп җитте. Урта белем турында аттестат алырга санаулы гына көннәр калуына сөенсәгез дә, бергә укыган классташларыгыз, ун ел буе белем биргән укытучыларыгыздан аерылу...