Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәмәгать оешмалары Президент вазифасына Рөстәм Миңнехановны күрсәтә башлады

Быел сентябрьдә узачак Президент сайлауларының үз үзенчәлеге. Ул, беренчедән, партия эчендә алдан тавыш бирүдән, ягъни праймериздан башлана. Республикадагы иң югары вазифага кандидат күрсәтү өчен партия эчендә алдан тавыш бирүне оештыруны исә Татарстанда җәмәгать оешмалары үз өстенә алды. Һәм, әйтергә кирәк, бу тәҗрибәне татарстанлылар беренче булып куллана башлады. 12 майда җәмәгатьчеләр...

Партия эчендә алдан тавыш бирүне беренче тапкыр «Бердәм Россия» партиясенең региональ бүлеге 2011 елда Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе вакытында үткәргән иде. 2014 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан да праймериз үткәрү тәҗрибәсе кулланылды.

Быелгы Президент праймеризларында катнашу өчен үз кандидатураларын «Бердәм Россия» белән хезмәттәшлек итү турында килешүе булган җәмәгать оешмалары гына тәкъдим итә ала. Праймеризларның халыкка ачыклыгын тәэмин итү өчен www.праймериз-рт.рф. сайты булдырылган. Кандидатларны күрсәтү 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Ә муниципаль сайлауларга килгәндә, партия эчендә алдан тавыш бирүләр бүген җирлекләрдә тулы куәтенә бара. Безнең районда кандидатлар өчен тавыш бирүләр 23 авыл җирлегендә уза.Бүген инде соңгы мәйданчыклар калып бара. Әйтергә кирәк, муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатларны да халыкның билгеләве шулай ук беренче тапкыр. «Июньнең икенче яртысында Партиянең район бүлекчәсе конференциясендә «Бердәм Россия»дән сентябрь сайлауларында катнашачак кандидатлар күрсәтеләчәк. Депутат мандатына дәгъва итүчеләр аңа кадәр партия эчендә алдан сайлау үтәргә тиешләр», - ди районда праймеризларны үткәрүгә җаваплы Роза Әбделмәнова, бу процедураның ни өчен уздырылуын аңлатып.

Һәр мәйданчыкта уздырылган праймеризда сайлаучылар, депутатлыкка кандидатлар һәм исәпләү комиссиясе әгъзалары катнаша. Сайлаучылар барысы 884 кеше. Аларның яртысы «Бердәм Россия» партиясеннән, яртысы Партия белән хезмәттәшлек итү турында килешүе булган дүрт җәмәгать оешмасыннан - район ветераннар советыннан, «Яшь гвардиячеләр» оешмасыннан, Профсоюзлар оешмасыннан һәм «Татарстан - Яңа Гасыр» иҗтимагый хәрәкәтеннән.

Депутат булырга теләүчеләр исә, нигездә, үз җирлекләрендә яшәүчеләр. Шунысы сөенечле, араларында яшьләр дә аз түгел. Бу атнада Кнәз авыл җирлегендә үткән праймеризда да нәкъ менә шушы факт күзгә чалынды. Медицина хезмәткәре Марат Йосыпов, җирлекнең башкарма комитетында машина йөртүче Фәнил Шәйхетдинов үз кандидатураларын яклаганда залда утырган сайлаучыларның афәрин дип кул чабуы аларның бу адымын хуплавы турында сөйли дә инде. Яшьләр белән беррәттән, җирлек өчен шактый эшләгән кешеләр дә бар иде Кнәз авыл җирлегенә депутатлыкка кандидатлар арасында. Андыйлардан җирлек башлыгы Тамара Белова, мәктәп директоры Люция Сәләхова, мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева һәм башкаларны атарга булыр иде. Гомумән, бу мәйданчыкта 17 кеше үзен кандидат итеп күрсәтте. Бер мандатлы округлар биредә 11. Шулай булгач, җирле депутат булып аларның 11енең сайлану мөмкинлеге бар.

Кнәзгә партия эчендә алдан тавыш бирү мәйданчыгына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захарова да килгән иде. «Мондый чараларда яшьләрне күрү аеруча куандыра. Бу аларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек тудыра, үсәргә этәргеч бирә. Күреп торам: бүген чыгыш ясаучыларның барысы да депутат булып сайланырга лаек. Алар җирлек тормышында кайный, андагы шартларны тагын да уңайрак итәргә омтыла», - диде ул. Алдан үткән Президент сайлауларыннан һәм муниципаль сайлаулардан соң республикада һәм муниципалитетларда уңай якка күп үзгәрешләр булуын билгеләп үтте. Бүгенге кандидатларның да узган чакырылыш депутатларының матур эшләрен дәвам итүләрен теләде, аларга уңышлар юрады.

Район буенча алганда, авыл җирлекләренә депутат булырга теләп праймериз мәйданчыкларында чыгыш ясаучылар шактый булды. Саннарга күчергәндә, 1 мандатка 1,5 кандидат туры килә. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләреннән чыгып кандидатларның рейтингы төзеләчәк. Халык аларның иң ышанганнарын гына сайлап алачак. Праймеризда сайлап алынган кандидатлар 13 сентябрьдә сайлауларда катнашачак. Шулай итеп, район җирлекләреннән бермандатлы округларга барысы 199 депутат сайланыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев