Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Счетчик күрсәткечләрен вакытында бирсәгез, газга түләү күп килмәс дип ышандыралар авылларны зәңгәр ягулык белән тәэмин итүчеләр

Авыл җирлекләрендә үткән җыеннарның һәрберсендә диярлек газ өчен түләүгә бик зур сумма килүеннән, аның исәпләгечтәге саннарга туры килмәвеннән, техник хезмәт күрсәтү үткәрелмичә акчаның гына алынуыннан зарландылар. Бу сораулар белән редакция телефонына шалтыратучылар да булды. Мәләкәс авылында үткән җыеннан соң, без бу җирлектәге слесарь Михаил Никифоров һәм «Чаллыгаз» җәмгыятенең авыл җирлекләренә...

- Равил Альбертович, сез газга түләү норматив буенча килмәсен өчен счетчик күрсәткечләрен айның 8енә кадәр тапшырырга кирәк дигән идегез. Айның 5есенә кадәр түләргә дигән мәгълүмат та бар. Халык кайсы числога кадәр өлгерергә тиеш соң?

- Берара без аны 5есенә кадәр дип билгеләгән идек. Сүз дә юк, ул числога кадәр тапшырсаң яхшы. 8енә кадәр булса да әле соңга калмый.

- Күп авылларда бу кагыйдәне белмиләр. Күрсәткечләрне кемгә тапшырырга кирәген дә төгәл генә әйтә алмыйлар. Газ хезмәте күрсәтү оешмасының күрсәткечләрне кабул итә торган 71-72-40 телефонына да чыгып булмавыннан зарланалар. Бу эшне ничек тәртипкә салырга соң?

- Иң уңай юл - күрсәткечләрне тукайлылар үз авылларына хезмәт күрсәтүче слесарьга хәбәр итсеннәр. Аларның өй яки кәрәзле телефон номерларын һәр абонент үзенә теркәп куйсын. Ә 71-42-40 телефонында өзеклекләр ул чорда күп кеше шалтырату сәбәпле чыга. Безнең 14 мең абонентыбыз бар. Ә тагын бер телефон номеры өстәргә безнең мөмкинлегебез юк. Шулай ук күрсәткечләрне интернет аша да тапшырырга була. Бер күнегәсең икән, аның бер кыенлыгы да юк. Халык бары тик игътибарсыз һәм ваемсыз булмасын.

- Норматив буенча һәм фактта куллану буенча түләүдәге аерманы без алдагы язмада («Газга түләү күп килмәсен өчен счетчик күрсәткечләрен айның 8енә кадәр тапшырырга кирәк», 23 гыйнвар, 4нче сан) мисал белән тәфсилләп аңлаткан идек. Күргәнебезчә, аерма бик зур. Хәтта 5-6 мең сумга баса. Мондый зур аермадан котылу өчен, түләү схемасын тагын бер кат күздән кичерик әле. Шулай булгач, абонент айның 8енә кадәр үткән ай өчен күрсәткечләрне тапшыра. 12-13ләрендә аңа квитанция килә. Аннары шул күрсәткечләр буенча төзелгән квитанциядәге сумманы илтеп түли. Киләсе ай өчен аванс та кертми, бары тик фактта кулланылган газ өчен генә түли. Бу кагыйдәне үтәгән абонентка түләү суммасы норматив буенча да исәпләнмәячәк һәм бернинди бурыч та килмәячәк. Дөресме?

- Әйе, дөрес. Аннары, үткән сөйләшүдә дә әйткән идем. Киләсе айда 8енә кадәр счетчик күрсәткечләрен тапшырган очракта, без узган ай өчен яңадан исәпләү үткәрәбез.

- Кайбер җирлекләрдә газ хезмәте күрсәтүче слесарьлар юк. Җыеннарда бу сорауны да күтәрделәр. Халык үзенең куркынычсызлыгы өчен борчыла. Кадрлар проблемасын хәл итү өстендә эшлисезме?

- Әйе, бүген Түбән Суыксу, Шилнәбаш, Белоус, Олы Шилнә, Кече Шилнә һәм Сосновый Бор авылларында газ хезмәте күрсәтүче слесарьлар юк. Шушы көннәрдә аларның дүртесенә эшкә килергә теләүчеләрне таптык. Хәзер безнең өстә Шилнәбаш белән Сосновый Борга слесарь табу бурычы тора.

- Техник хезмәтне слесарьлар күпме вакытка бер күрсәтергә тиеш? Бу җәһәттән дә ризасызлык белдерүчеләр бар? Һәм бу хезмәт нинди төр эшләрне үз эченә ала?

- Техник хезмәт күрсәтү елга бер мәртәбә башкарыла. Бу эш безнең даими контрольдә. Һәр абонентның газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча газ белән тәэмин итү оешмасы белән төзелгән килешүе бар. Күрсәтелергә тиешле техник хезмәт төрләре анда билгеләнгән. Планлы хезмәт күрсәтү вакытында слесарьлар газ плитәсенең эшләвен тикшерергә, конфоркаларын чистартырга, майларга тиешләр, плитәгә һәм котелга килүче краннарның төзеклеген, торбаның тоташкан урыннарының герметиклыгын, алардан газның яхшы үтүен һ. б. тикшерергә тиешләр. Эш төрләренең барысы да килешүдә күрсәтелгән. Ләкин бар җаваплылыкны да слесарьларга гына аударырга ярамый. Фатирларда һәм йортлардагы газ приборларының куркынычсыз эшләве өчен көнкүрештә газдан файлану таләпләре буенча кулланучы үзе җаваплы. Кулланучыларның төтен чыгу, вентиляция юлларын һәрдаим тикшереп торулары шарт (язга таба, түбәләрдә кар эреп төшкән чорда бу аеруча актуаль), газны кушканда аның тартуын, сүндергәч краннарның ябылуын карарга кирәк. Газ исе чыгуын сизгәндә авария хезмәтенә шалтырату зарур.

Кимчелекләр, уңайсызлыклар бар икән, район кулланучылары безнең оешмага үзләре дә мөрәҗәгать итә алалар. Искә төшерәм, идарә шәһәрнең Элеватор тавында Лермонтов урамы, 60нчы йортта урнашкан.

Фото www.mom.crond.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газга түләү счетчик күрсәткечләре