7 февраль 2015 яңалыклары
-
Россиядә Әтиләр көне дә булачак
Россия халкы киләсе елга ук Әтиләр көнен бәйрәм итә башларга мөмкин. Әлеге мәсьәлә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан карала башлаган. Бу хакта иҗтимагый тыңлаулар да узачак, ди. Дөрес, Әтиләр көненең төгәл вакыты әлегә билгеле түгел. Мөгаен, аны июнь аеның өченче якшәмбесенә билгеләрләр. Чөнки Канада, Америка һәм тагын берничә...
-
Счетчик күрсәткечләрен вакытында бирсәгез, газга түләү күп килмәс дип ышандыралар авылларны зәңгәр ягулык белән тәэмин итүчеләр
Авыл җирлекләрендә үткән җыеннарның һәрберсендә диярлек газ өчен түләүгә бик зур сумма килүеннән, аның исәпләгечтәге саннарга туры килмәвеннән, техник хезмәт күрсәтү үткәрелмичә акчаның гына алынуыннан зарландылар. Бу сораулар белән редакция телефонына шалтыратучылар да булды. Мәләкәс авылында үткән җыеннан соң, без бу җирлектәге слесарь Михаил Никифоров һәм «Чаллыгаз» җәмгыятенең авыл җирлекләренә...
-
«Үз юлымнан җырлап мин киләм, йөрәккәем тулы моң белән!»
Киң тавышлы җырчы, оста баянчы Назыйр Гыймазетдиновның чыгыш ясаган сәхнәләрен санап бетергесез. Тыңлаучылары да бихисап. Моңлы, көчле тавышлы бу җырчыны районда белмәүчеләр юктыр. Ул кечкенәдән музыкага мөкиббән була. Аңа бер яшь тулгач, әтисе Фәнир баян бүләк итә. Бераз үсә төшкәч, гармунчы-җырчы әтисе уллары Назыйр белән Назыймны калакта уйнарга өйрәтә. 5-6...
-
Әбиләрем, бабам булуына бик шатланам
«Авылым оныклары» бәйгесен дәвам итеп, чираттагы катнашучы белән таныштырабыз.
-
Һөнәрләре шундый – алар кеше хакына еш кына утка керәләр
Үткән елның сентябрь аенда Теләнче Тамак авылында янгын сүндерү депосы ачылды. Хәзерге вакытта депо ни хәлдә? Анда эшләүче яшьләр нәрсә белән шөгыльләнә? Шушы сорауларга җавап эзләп, мин район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгече Фәнүдә Фәррахова белән урынга чыктым.
-
Юристларга сорауларны күп бирделәр
Редакциядә халыкка юридик ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелгән чираттагы очрашу узды. Шалтыратучылар, юристлар белән очрашуга килүчеләр күп булды. Шуңа күрә киләсе кабул итүнең вакытын бер сәгатькә озынайтырга дигән карарга килдек. 19 февральдә узачак чираттагы мондый чара сәгать 9 дан 12 гә кадәр дәвам итәчәк.