Якты юл
  • Рус Тат
  • Һөнәрләре шундый – алар кеше хакына еш кына утка керәләр

    Үткән елның сентябрь аенда Теләнче Тамак авылында янгын сүндерү депосы ачылды. Хәзерге вакытта депо ни хәлдә? Анда эшләүче яшьләр нәрсә белән шөгыльләнә? Шушы сорауларга җавап эзләп, мин район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгече Фәнүдә Фәррахова белән урынга чыктым.

    Янгын сүндерү депосында безне бик җылы каршы алдылар. Анда эшләүчеләр бик теләп безгә авыр да, җаваплы да хезмәтләре, гомумән, янгын сүндерү депосының эшчәнлеге турында рәхәтләнеп сөйләделәр.
    - Авылыбызда шундый бина ачылуы, әлбәттә, сөенечле хәл. Аллага шөкер, җылы, яңа бинада эшлибез. «Янгын» дигән хәбәр генә сирәгрәк ишетелсен иде, - дип сөйләп китте безгә Теләнче Тамак янгын сүндерү посты башлыгы урынбасары, бүлек командиры Гөлүс Әгълиуллин.
    Бүгенге көндә Теләнче Тамак авылының янгын сүндерү депосында 10 кеше эшли. Алар арасында яшьләр дә бар. Андрей Колузаев, Айнур Кәлимуллин белән мин шунда таныштым.
    - Тумышым белән мин бу авыл егете, урта мәктәпне дә монда тәмамладым. Соңыннан исә Чаллыда һөнәр училищесында тракторчы-машинист белгечлеге алдым. Аның белән генә канәгатьләнеп калмыйча, Кама технологик-икътисад көллиятенә укырга кердем. Аннан «янгын сүндерү депосы инспекторы» белгечлеген алып чыгачакмын, - дип сөйләп китте миңа Айнур Кәлимуллин. - Эшебез авыр, ләкин кешенең гомер буе тир түгеп тапкан милкен, гомерен саклап калуда минем дә өлешем тия икән, димәк, мин бу белгечлекне юкка гына сайламаганмын. Шул вакыт Гөлүс абый сүзебезгә кушылды.
    - Янгыннар гына була күрмәсен дибез. Халык юкка гына бурдан кала, уттан калмый димәгән бит. Депода эшләүче егетләр белән без төрле нормативлар, физик әзерлек үтәбез. Беркайчан да тик утырган юк. Янгын сүндерүче нык булу белән бергә, авырлыкларга мораль яктан әзер булырга тиеш, - диде ул.
    Бүген депода тулы әзерлек белән ике янгын сүндерү машинасы сафта тора. Янгын чыкканлыгы турында хәбәр бирелүгә, егетләр машинага төяләп, шул ук минутта «очып» чыгып китәргә әзер булуларын әйттеләр.
    - Мин үзем тумышым белән Останково авылыннан. IX сыйныфны тәмамлау белән шәһәргә юл тоттым. Чаллының политехник көллиятенә укырга кердем, киң профильле станокчы белгечлеген үзләштердем. Укуны тәмамлау белән мине армия сафларына хезмәткә алдылар. Кемерово өлкәсенең Юрга шәһәрендә хезмәт иттем. Ни өчен янгын сүндерүче булып эшкә урнаштыммы? Кечкенәдән үк әлеге профессия кешесе булып уйнарга ярата идем, тора-бара ул ниндидер бер хыялыма әверелде. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Чаллының янгын сүндерү депосында эшләдем. Соңыннан исә туган авылыма кайту, анда эшләү мөмкинлеге туды. Хәзер исә менә яңа депода хезмәт итәбез. Сүз дә юк, тынгысыз эш, гел үзеңне тәртиптә тотып, кагыйдәләрне төгәл үтәргә, гадәттән тыш хәлләргә әзер булырга кирәк. Без һәрвакыт төрле имтиханнар тапшырабыз, физик чыныгу үтәбез. Тынгысыз булуга карамастан, эшемне яратам, - дип сөйләде миңа Андрей Колузаев.
    - Янгын диюгә минем күз алдым караңгылана. Эшләү дәверендә сезгә төрле көтелмәгән хәлләр күрергә туры киләдер, - дип сораштырам Андрейдан.
    - Анысы шулай. Җәй көннәрендә янгыннар күп очракта яшен сугудан килеп чыга. Электр чыбыкларының төзек булмавы да янгынга китерә. Безнең әле янып торган йортлардан кешеләрне дә күтәреп алып чыккан бар. Үлем очраклары да булды. Андый чакта шулкадәр күңел кырыла, анда кичергәннәрне сүз белән аңлатып булмый, - ди әңгәмәдәшем.
    Янгын үз юлындагы бөтен әйберне кара күмер итә. Иң аянычы шул: социологларның тикшеренүләре күрсәткәнчә, ел дәвамында илдә янгыннардан меңнәрчә кеше үлә.
    - Депода эшләүче егетләребезнең барысы да эшләренә зур җаваплылык белән карый. Бер дә куркып тормыйлар. Тырышалар, хезмәтләре алардан югары әзерлек таләп итә. Бер команда, бер гаилә булып, бер эш башкарабыз, - дип сүзгә кушыла бүлек командиры Гөлүс Әгълиуллин. - Безнең яңа депога еш кына экскурсияләр белән мәктәп укучылары да килә. Үзебез исә янгын булдырмау кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеге турында клубларда, картлар йортында, мәктәптә, балалар бакчасында аңлату эшләре алып барабыз, - ди ул.
    Янгын сүндерүчеләр үз тормышларын куркыныч астына куеп, ут белән көрәшкә ташланалар, күпме кешеләрне, материаль байлыкларны коткарып калалар. Рәхмәт аларга!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: