Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Рөстәм Миңнеханов: «Республиканың дәүләт төзелешендә төп үзенчәлек булып чирек гасыр диярлек барлык дәрәҗә хакимият органнарының берлектә эшләве тора»

Татарстанның яңа чор тарихында парламентаризм урнашуның 25 еллыгына багышлап, 30 майда республика җәмәгатьчелегенең һәм барлык чакырылыш депутатларының тантаналы җыелышы үтте. Парламент эшендә нәкъ менә 25 ел элек сайланган юл бүгенге казанышларның һәм уңышларның нигезе булып тора, дип ассызыклады Татарстан Президенты әлеге очрашуда. Республикада закон чыгару һәм башкарма хакимият органнарының бер-берсен...

Татарстанның яңа чор тарихында парламентаризм урнашуның 25 еллыгына багышлап, 30 майда республика җәмәгатьчелегенең һәм барлык чакырылыш депутатларының тантаналы җыелышы үтте. Парламент эшендә нәкъ менә 25 ел элек сайланган юл бүгенге казанышларның һәм уңышларның нигезе булып тора, дип ассызыклады Татарстан Президенты әлеге очрашуда. Республикада закон чыгару һәм башкарма хакимият органнарының бер-берсен аңлап эшләве алга таба кызу адымнар белән атларга ярдәм итә. «Татарстанның Россия чикләрендәге башка регионнарда да танылуы белән без хаклы рәвештә горурлана алабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Икътисадның югары темпларда үсүе, иҗтимагый-сәяси өлкәдә тотрыклылык булганы, тарихи-мәдәни мираска саклый алуыбыз, рухи байлыкны үстерүебез һәм кунакчыллыгыбыз өчен безне бәялиләр. Республиканың халыкара дәрәҗәдә танылуы инвестицияләр кертү, иң перспектив проектларны гамәлгә ашыру өчен яңа мөмкинлекләр тудыра».

Фото president.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев