5 июнь 2015 яңалыклары
-
Теләнче Тамак мәктәбе укучысын Казан Кремлендә бүләкләделәр
Балаларны яклау көнендә, ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре турында рәсем һәм инша конкурсы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләде. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре турындагы рәсемнәр бәйгесе 2015 ел башыннан старт алды. Бәйгегә Татарстанның 37 җирлегеннән...
-
«Йолдызлык» хәрәкәте яңа талантларны ача
Июньнең беренче көнендә Рөстәм Миңнеханов «Созвездие-Йолдызлык - 2015» яшьләр эстрада сәнгате фестивале җиңүчеләренә дәүләт стипендияләре тапшырды. Талантларны саклауга, аларга ярдәм итүгә Татастан Президенты зур игътибар бирә. Әлеге иҗат фестивале дә аның патронажында узды. «Созвездие-Йолдызлык» фестивален Рөстәм Миңнеханов Россиядәге иң уңышлы проектларның берсе дип саный. Әлеге мәдәни чарадан тукайлылар да читтә...
-
Хезмәтен хөрмәтләп
Халыкка югары культуралы хезмәт күрсәтүне тәэмин итүгә өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Күзкәй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Флүр Хатыйп улы Шәфыйковка «Татарстан Республикасының Атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
-
Язгы яңгырлар үзенекен итте: район кырларында игеннәр күкрәп үсә
Үткән май ае яңгырларга, җылыга бай булды. Узган еллар белән чагыштырганда, быелгысына Аллага шөкер дип куанырлык. Игенчеләр кыздырып торган кояш астында сабан культураларын чәчеп кенә куялар, артларыннан ук диярлек хезмәтләренә рәхмәт әйткән кебек, яңгыры явып, орлыкка үсәр өчен гайрәт өсти. Кыш чыккан уҗымнарны, чәчүлекләрне ашламалар белән эшкәрткәннән соң төшкән күк...
-
Быел печәнгә иртәрәк төштеләр
Гадәттә районда терлек азыгы әзерләүгә ныклап Сабан туе узуга керешәләр иде. Быел бәйрәмнән соң дип көтеп торып булмый, үлән каерылып үсте. Сыйфатлы азык әзерлим дигән хәстәрле хуҗалар инде эшкә тотынды. - Әйткәнне көтеп тормыйлар, «Чаллы-яшелчәсе» хуҗалыгында терлеккә азык әзерләү тәртипкә салынган, - дип билгеләп үтте район башлыгы Васил Хаҗиев әлеге...
-
Рөстәм Миңнеханов: «Республиканың дәүләт төзелешендә төп үзенчәлек булып чирек гасыр диярлек барлык дәрәҗә хакимият органнарының берлектә эшләве тора»
Татарстанның яңа чор тарихында парламентаризм урнашуның 25 еллыгына багышлап, 30 майда республика җәмәгатьчелегенең һәм барлык чакырылыш депутатларының тантаналы җыелышы үтте. Парламент эшендә нәкъ менә 25 ел элек сайланган юл бүгенге казанышларның һәм уңышларның нигезе булып тора, дип ассызыклады Татарстан Президенты әлеге очрашуда. Республикада закон чыгару һәм башкарма хакимият органнарының бер-берсен...