Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Йолдызлык» хәрәкәте яңа талантларны ача

Июньнең беренче көнендә Рөстәм Миңнеханов «Созвездие-Йолдызлык - 2015» яшьләр эстрада сәнгате фестивале җиңүчеләренә дәүләт стипендияләре тапшырды. Талантларны саклауга, аларга ярдәм итүгә Татастан Президенты зур игътибар бирә. Әлеге иҗат фестивале дә аның патронажында узды. «Созвездие-Йолдызлык» фестивален Рөстәм Миңнеханов Россиядәге иң уңышлы проектларның берсе дип саный. Әлеге мәдәни чарадан тукайлылар да читтә...

2015 елда «Созвездие-Йолдызлык»ка 15 яшь тулды. Шәһәр масштабында башланган фестиваль бүген Россия дәрәҗәсендәге мөһим мәдәни чарага әйләнде.

Сәхнә белән яшәүчеләр өчен «Йолдызлык» хәрәкәте иҗади югарылыкка күтәрелүдә бер баскыч булып тора, яңа талантларга ачылырга, үзләрен күрсәтергә мөмкинлекләр тудыра. Район үзәк больницасы кызлары да әлеге фестивальдән үзләренә иҗади көч алып кайтканнар. «Гомумән, мондый чараларда үзеңне күрсәтү рухландыра, тагын шундый бәйгеләрдә катнашырга этәрә. Кызлар да, әлеге фестивальдән кайткач, тукталып калмаска, үзебезне тагын сынап карарга кирәк дигән фикер белдерделәр», - дип сөйли бәйгегә әзерләнүдә башлап йөрүче, үзе дә фестивальдә катнашучы, больницаның профсоюз комитеты рәисе Лилия Әхмәтҗанова.

Бу фестивальдә медицина хезмәткәрләре узган ел да әле беренче мәртәбә генә катнашканнар. Ун кешедән торган иҗат коллективы, үз һөнәрләренә туры китереп, биюләренә «Ак чәчәкләр» дигән исем кушканнар. «Бу номер белән район сәхнәсендә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәмендә чыгыш ясаган идек инде. Шуны тагын да шомартып, республика сәхнәсенә чыгарга булдык», - ди Лилия Җәүдәт кызы. Тырышканнары бушка китмәгән - «Эстрада хореографиясе» номинациясендә өченче урынга чыгып, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова кулыннан диплом алуга ирешкәннәр.

«Район больницасының фестивальдә катнашкан биюче кызлары турында бары уңай фикер генә әйтә алам, - ди район мәдәният һәм ял үзәге директоры Октябрина Әюпова. - Алар белән махсус рәвештә профессиональ хореограф эшләде. Иң мөһиме - кызларның үзләренең фестивальдә катнашу һәм җиңү теләге зур иде. Нинди генә һөнәр иясе булмасын, ул барыбер мәдәнияткә, сәнгатькә тартыла. Бары тик ул теләкне сүндермәскә, күтәреп ала белергә генә кирәк. Әлеге фестиваль, минемчә, бу юнәлештә бер баскыч булып тора. «Ак чәчәкләр» кызлары да «Созвездие-Йолдызлык»ка барыр алдыннан ике ай дәвамында көн саен төшке ял вакытында репетицияләрдә булдылар, чыгыш өчен махсус рәвештә күлмәкләр тектерделәр. Һәм нәтиҗә - Салих Сәйдәшев көенә әзерләнгән вальсны соклангыч итеп башкарып чыктылар».

«Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте Татарстанда елдан-ел киңәя. Республика җитәкчелеге аңа алга таба булышлык күрсәтергә, балаларның һәм яшьләрнең рухи үсешенә игътибарны югалтмаска вәгъдә итә. Безнең районның балалары һәм яшьләре дә активлыкларын киметмәсләр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният