Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләнче Тамак мәктәбе укучысын Казан Кремлендә бүләкләделәр

Балаларны яклау көнендә, ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре турында рәсем һәм инша конкурсы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләде. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре турындагы рәсемнәр бәйгесе 2015 ел башыннан старт алды. Бәйгегә Татарстанның 37 җирлегеннән...

Балаларны яклау көнендә, ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре турында рәсем һәм инша конкурсы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләде. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

Реклама

Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре турындагы рәсемнәр бәйгесе 2015 ел башыннан старт алды. Бәйгегә Татарстанның 37 җирлегеннән гомуми белем бирү, балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре, балалар сәнгать мәктәпләре укучыларыннан барлыгы 321 эш тапшырылган, шул исәптән республиканың 35 муниципаль районыннан. Моннан тыш, бәйгегә Татарстанның төрле районнарыннан урта һөнәри белем бирү оешмалары студентларыннан 28 эш тәкъдим ителгән. Иншалар конкурсына 39 муниципаль берәмлектән 186 эш тапшырылган. Әлеге рәсемнәр бәйгесендә безнең районнан да катнашучылар булды. «Болгар шәһәренең тарихи-архитектор комплексы» номинациясендә Теләнче Тамак урта мәктәбе укучысы Айсылу Лотфуллина җиңү яулады. Аның рәсеме 11-14 яшьлек балалар арасында жюри тарафыннан иң яхшылардан дип билгеләнде. Айсылуны әлеге бәйгегә Теләнче Тамак урта мәктәбе укытучысы Алсу Лотфуллина әзерләде. Республикакүләм конкурс җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасында Минтимер Шәймиев җиңүчеләрнең остазларына бүләккә Рәхмәт хатлары һәм китаплар, ә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов укучыларга Дипломнар һәм электрон китаплар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X