Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Римма Ратникова: “Хужалык итүнең кече формалары ныклырак булуларын раслады”

Район Советы утырышында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрнең бүгенге проблемалары турында сөйләштеләр 11 мартта муниципаль район Советының XX утырышы узды. Анда муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев район активы һәм республика җитәкчеләре алдында районның 2012 елга социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре буенча хисап тотты, агымдагы 2013 елга бурычларны билгеләде. Утырышта ТР Дәүләт Советы рәисе...

Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев үзенең чыгышында райондагы һәр тармак - авыл хуҗалыгы, сәнәгать, кече бизнес, төзелеш, инвестицияләр кертү, торак-коммуналь хуҗалык, хезмәт базары, җир һәм милек мөнәсәбәтләре, халыкны социаль яклау, мәгариф, медицина ярдәме күрсәтүгә аерым тукталды. (Әлеге хисап "Якты юл" ("Светлый путь") газеталарында тулысынча бастырылды, басманың сайтына урнаштырылды.) Һәр тармакта үсеш ачык күренә. Бу турыда утырышта республика җитәкчелеге исеменнән катнашкан ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да үзенең чыгышында районның эш йомгакларының күркәм булуы турында билгеләп үтте.

- Ел башы - министрлык, ведомстволарда нәтиҗәләр ясау вакыты. Республика районнарында хисап кампаниясе төгәлләнеп килә. Тукайлыларның узган елга эш нәтиҗәләре уңай тәэсир калдыра. Бүген без гаилә фермасы, крестьян-фермер хуҗалыкларында булдык. Биредә чын җир хуҗаларының барлыкка килүе, эшкә омтылыш куандыра. Ташландык фермаларга җан өреп, үз хезмәтләре белән көн күрәләр, шуның исәбенә үзләре яшәгән җирлекләр тормышына да уңай үзгәрешләр алып киләләр, - диде ул.

Республикада авыл җирендә хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте. Андыйлар корылык, финанс кризисы шартларында да ныклырак булуларын раслады. Республикадан килгән кунаклар бу көнне Бакчасарайдагы Миңнехуҗиннар гаилә фермасында, Калининодагы Хановлар крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар. Миңнехуҗиннар гаилә фермасында 67 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 30ы савым сыер. Узган ел биредә 187 тонна сөт җитештерелгән, 148 тонна сатуга озатылган. Гаилә фермасында җитештерүне тагын да арттырырга исәплиләр. Биредә шулай ук токымлы сарыклар, атлар үрчетәләр. Ханов КФХы кошчылык белән шөгыльләнә. Бүгенге көнгә биредә 100 мең баш кош асрала. Кош санын 180 мең башка җиткерергә исәплиләр. Хановтан йомырка, ит тавыклары, үрдәк, казларны илнең төрле почмакларыннан килеп алалар. Фермер авылдашларына эш урыннары булдырган. Ул бирегә гаиләсе белән кайтып эшли башлагач, кече авылга каты өслекле юл килгән. Авылга интернет, зур булмаган клуб та кирәк диләр хатыны һәм кызы. Ә теләге булган үз дигәненә ирешә ул. Әнә шулай авыл яшәешенә җан өреп яши фермер хуҗалыгы.

Римма Атлас кызы үзенең чыгышында Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү уңаеннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алдында килеп туган проблемаларга да тукталды. "Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүне җәннәт ишекләре ачылыр кебек көтсәк тә, моның белән бәйле җитди проблемалар шактый булып чыкты," - диде ул. Бу шартларда җирле продукция җитештерүчеләргә аерым ярдәм кирәк. Республика тарафыннан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә 2012-2020 елларга 62 миллиард сум күләмендә акча бүлү каралган, федераль үзәккә дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә исәплиләр.

- Проблема федераль дәрәҗәдә хәл итүне сорый, - ди район Советы депутаты, "Кама-Бекон" җәмгыяте генераль директоры Фәнүр Мәгъҗанов та. Бөтендөнья базарына кергән шартларда дуңгызларга бәя 95 сумнан 62гә төшкән, ә бөртеккә бәяләр 5,5тән 12 сумга күтәрелгән.

- Без дуңгыз ите җитештерүне 70 мең тоннага җиткерергә исәпләгән идек. Әмма бүгенге шартларда бөтен инвестицион проектларны туктатырга мәҗбүр булдык. - диде үзенең чыгышында Фәнүр Зиннурович. - Бүген дуңгыз ите җитештерүчеләр ил күләмендә җан саклау хәлендә.

Ул үзенең чыгышында авыл җитештерүчеләренә кичекмәстән дәүләт ярдәмен арттыру кирәклеген әйтте. Продукциягә дәүләт стандартлары кертү, дуңгызларда африка чумасы таралу куркынычы янаганлыктан "Татарстан" совхозы поселогы яныннан әйләнеп үтә торган юл салу, моңа 130 миллион сум кирәк, чистарту корылмалары төзү мәсьәләсен күтәрде.

Римма Ратникова үзенең чыгышында республика күләмендә гамәлгә ашырыла торган программаларга да тукталды. Авылларда клублар төзелешенә килгәндә, ул искеләрен ремонтлауга караганда, яңаларын төзүнең кулайрак булуын әйтте.

Римма Ратникова җирле үзидарә органнарның эшчәнлегенә дә тукталды. Авыл җирлекләрендә уза торган җыеннарга килгәндә, бу алымның халык белән эшләүнең уңай мисалы булуын билгеләп үтте. Утырыш ахырында җирле үзидарә башлыкларына һәм җитәкчеләргә Мактау кәгазьләре, медальләр тапшырды.

Районга килгән кунаклар бу көнне "Яр Чаллы ашлык продуктлары комбинатында» булды, оешма һәм предприятие, эшмәкәрләр, фермер хуҗалыкларында җитештерелгән продукциядән әзерләнгән күргәзмә белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакыйга