13 март 2013 яңалыклары
-
Күп фатирлы йортларны төзекләндерү төрле авылда төрле этапта
Районда быел 12 күп фатирлы йортка капиталь ремонт үткәреләчәк. "Татарстан" совхозы поселогы, Мусабай-Заводта берәр йортның түбәләрен инде алмаштырганнар. Бәткедә түбә ремонтлау эшенә әле керешәләр генә. Калмаш авылында су торбаларын алыштыру эшләре тәмамланган. Ремонт эшләре шулай ук Теләнче Тамак, Иске Дөреш, Мәләкәс, Биклән авыллары һәм Круглое Поле, Яңа поселокларындагы йортларда үткәреләчәк.
-
Җәза катылангач, руль артына эчкән килеш утыручылар кимегән
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе мәгълүматларына караганда, җәзаны көчәйткәч, исерек килеш руль артына утыручылар сирәгәйгән. Сүз дә юк, автомобильчеләрнең машина йөртү хокукыннан колак кагасы килми. Бигрәк тә озак срокка. Ләкин руль артындагыларның күбесен нәкъ менә хокук саклаучылар кулына эләгү генә куркыта. Исерек килеш юл һәлакәте китереп чыгарырга, шуның белән үзеңә...
-
Салым инспекциясендә ачык ишекләр көне
15 һәм 16 март көннәрендә РФ Салым инспекциясе салым түләүче физик затлар өчен ачык ишекләр көне үткәрә. Республиканың барлык территориаль салым инспекцияләре 15 март көнне, җомга, 9.00дән 20.00 сәгатькә кадәр, 16 мартта, шимбә, 9.00дән 16.45 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итәчәкләр. Чара барышында 2013 елгы декларация кампаниясе турында тулырак мәгълүмат, физик...
-
Депутат ярдәмчесе кабул итә
15 мартта, җомга көнне, 11.00дән 12.00 сәгатькә кадәр район хакимияте бинасының 116нчы бүлмәсендә (адресы: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиевның ярдәмчесе Эмиль Хәйретдинов сайлаучыларны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82.
-
Һәвәскәр театрлар бәйгесендә катнаштылар
Биклән авылының "Хыял" һәм Шилнебаш авылы мәдәният йортының "Маска" курчак театрлары артистлары республика күләмендә үткән балалар һәм яшүсмерләрнең һәвәскәр театр һәм курчак театрларының "Иделкәем" конкурсында катнаштылар. Яшь артистларны "Идел-йорт" фестиваленең оештыручысы һәм координаторы, ТР һәм РФ театр җитәкчеләре берләшмәсенең әгъзасы, атказанган мәдәният эшлеклесе Камил Саттаров бәяләде. Театр коллективлары дипломнар белән...
-
Римма Ратникова: “Хужалык итүнең кече формалары ныклырак булуларын раслады”
Район Советы утырышында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрнең бүгенге проблемалары турында сөйләштеләр 11 мартта муниципаль район Советының XX утырышы узды. Анда муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев район активы һәм республика җитәкчеләре алдында районның 2012 елга социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре буенча хисап тотты, агымдагы 2013 елга бурычларны билгеләде. Утырышта ТР Дәүләт Советы рәисе...