Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Өмәләр башланды

Татарстанда 15 апрельдән шәһәр һәм районнар территориясен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Былтыр ул 1 апрельдән 1 июньгә кадәр үткәрелгән иде. Бу елны өмәне күчерү һава шартлары белән бәйле. Республикакүләм өмә исә 20 апрельдә үтәчәк.

Икеайлык башланып китте инде. Шул уңайдан без Мус.Завод авылында булдык, андагы башкарылган эшләр белән кызыксындык.

- Һәр яз саен территорияләрне чистарту өмәләре үткәрелә. Аңа хәзерләнгәндә депутатларны, оешма җитәкчеләрен җыеп, киңәшмә үткәрәбез, башкарыласы эшләрне планлаштырабыз. Авыл халкы мондый өмәләргә күпләп йөри. Мәктәп, балалар бакчасы территорияләре җыештырылды инде. Алда эшлисе эшләр күп әле, - диде авыл җирлеге башлыгы Илгиз Миңнехуҗин.

Илгиз Котдусович белән мәктәпкә юл тоттык. Балалар гөр килеп апалары белән мәктәп ишегалдын чистарту белән шөгыльләнәләр иде.

- Өмәне без язның беренче көннәреннән үк башлыйбыз. Әле кар эремәгән була, шуңа да карамастан, без балалар белән кар чабарга чыгабыз, карны атабыз, шуңа да ул тиз арада эреп бетә. Ишегалды территориясен гел чиста тотарга тырышабыз, чүп-чардан арындырабыз, җирне тырмалыйбыз, - диде Мус.Завод авылы мәктәбе директоры Николай Марсалов. Моннан тыш, балалар укытучылары белән берлектә ярдәм кирәк булган әби-бабайлар янына барып, аларга булышалар икән.

Авылны чистарту эшләре әле дәвам итәчәк. Шуңа да көрәк, тырма, себеркеләрне кулга алып, территорияне чүптән арындырыйк, чисталыкны саклыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субботники субботник љмђ