Субботники тег белән яңалыклар
-
Зират өмәләренә чакырабыз
Район мөхтәсибәте "Якты юл" газетасы белән берлектә май аеның беренче ял көннәрендә авыл зиратларын чистарту буенча өмәләр үткәрә. Барлык райондашларны, ял көннәренә туган авылларына кайткан якташларыбызны шушы чарада катнашырга чакырабыз. Мәңгелек йортларыбызны чисталыкта, тәртиптә тотыйк. Анда җирләнгән якыннарыбызның рухы шат булсын.
-
Өмәләр башланды
Татарстанда 15 апрельдән шәһәр һәм районнар территориясен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Былтыр ул 1 апрельдән 1 июньгә кадәр үткәрелгән иде. Бу елны өмәне күчерү һава шартлары белән бәйле. Республикакүләм өмә исә 20 апрельдә үтәчәк.
-
Авылларны чистартабыз
Һәр ел саен, гадәттәгечә, республикада апрель башыннан территорияләрне санитар чистарту, яшелләндерү һәм төзекләндерү ике айлыгы игълан ителә. Бу чарадан, әлбәттә, безнең район да читтә калмый. Табигать шартлары гына әлегә ныклап эшкә тотынырга ирек бирми. Шулай да бүген барлык авыл җирлекләре җиң сызганып язгы җыештыруларга әзерләнә.