Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Мәләкәс мәдәният йортында җәйге мәктәп яны лагерында тәрбияләнүче балалар өчен “Пушкин әкиятләре юллары буйлап” квест-уены узды

Командаларга бүленеп, капитаннарны сайлап, уен шартлары белән танышканнан соң, балалар маршрутлар язылган битләрне алып сәяхәткә киттеләр.

Квестның максаты төп сүзне җыю иде. Командалар төрле эзлеклелектә  бертөсле этаплар үтәргә тиешәр, Һәр этапта укучылар  биремнәр башкардылар: викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссвордлар чишенделәр, әкият предметларын эзләп таптылар, Пушкин әкиятләреннән өзекләрне искә төшерделәр.

Һәр биремне үтәгәннән соң катнашучыларга төп сүзнең кисәкләре бирелде. Пушкинныкы булган «Әкият - ялган, анда ишәрә, яшь егетләргә сабак» дигән мәшһүр җөмлә килеп чыкты. Балалар зур кызыксыну белән уеннарда катнаштылар һәм барлык биремнәрне лаеклы үттеләр.

Чара ахырында "Поп һәм аның эшчесе Балда турында әкият" мультфильмын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев