8 июнь 2023 яңалыклары
-
Шилнәбаш урта мәктәбендә “Гиндукуш” сугышчан дан музее хезмәткәрләре “Балчыктан могҗизалар” дигән мастер-класс үткәрделәр
Мастер-класста катнашучылар балчык һәм аның үзлекләре, әвәләп ясау осталыгы белән таныштылар.
-
“Җәйге хәрәкәтләр” мәктәп яны лагеренда ял итүчеләр А.С. Пушкин иҗаты буенча үткәрелгән орфографик бәйгедә катнаштылар
Балалар Пушкин әкиятләрендәге персонажлар булып киенделәр һәм чыгышлар ясадылар.
-
Таулык авыл клубында балаларны яклау халыкара көненә багышланган “Балалар Сабантуе” үткәрелде
Бәйрәмнең максаты - балаларны мәдәни кыйммәтләргә, спортка җәлеп итү, традицион рухи-әхлакый хәзинәне саклау.
-
Сабантуй алдыннан Таулык авылы балалары бүләкләр җыюга чыктылар
Татар халкының бу традициясе бүген « Бүләк җыю» дип атала.
-
Мәләкәс мәдәният йортында җәйге мәктәп яны лагерында тәрбияләнүче балалар өчен “Пушкин әкиятләре юллары буйлап” квест-уены узды
Командаларга бүленеп, капитаннарны сайлап, уен шартлары белән танышканнан соң, балалар маршрутлар язылган битләрне алып сәяхәткә киттеләр.