Якты юл
  • Рус Тат
  • Кышкы салкыннарда сөт җитештерүне киметмәделәр

    Атналар буе торган зәмһәрир суыклар савучылар эшен беркадәр катлауландырды. Кайбер урыннарда полиэтилен торбалар чатнап чыкты, су торбалары катты, тирес чыгару транспортерлары эшчәнлегендә дә өзеклекләр туды. Табигать кыенлыкларына карамастан, ферма эшчәннәре продукция җитештерүне киметмәделәр, киресенчә, зур оешканлык һәм тырышлык күрсәтәләр.

    Моны "Чаллы яшелчәсе" сөтчелек комплексында ачык күрдек. Баш зоотехник Наил Нуретдинов утарга, саф һавага чыгарган маллар арасында йөри иде. Аяк астына түшәп салам җәелгән, иртән туклыклы азык белән туенган сыерлар көне салкынча булса да, мәрхәмәтле кояш нурында җылынып, акрын гына күшиләр. "Иртәнге саву тәмамлангач, асларын чистартып, өйләренә таралган савучыларны вахта машинасы төш турына кабат фермага алып килә. Малларны абзардан утарга чыгаралар. Сыерлар кара-чуар токымлы, җиленнәре зур, гәүдәгә, кем әйтмешли, бура кадәр. Безнең фермага Мәскәүнең нәсел эше белән шөгыльләнә торган берләшмәсе 2009 елны кара-чуар токымлы сыерлар белән эшләү, аларны үрчетү, хуҗалыкларга сатуга рөхсәт итә торган сертификат бирде. Нәсел эше буенча бишьеллык план төзеп, шуңа таянып эшлибез. Сыерлар бары тик ясалма орлыкландырыла. Орлыкларны Казаннан "Элита" предприятиесеннән кайтарабыз", - дип таныштырды Н. Нуретдинов. Бу гаять җаваплы эшне технолог Вера Пискунова зур төгәллек белән башкара. Аның алты еллык эш тәҗрибәсе бар, махсус курсларда укып, белемен даими күтәрә. Күптән түгел хуҗалыкта үткән республика зона семинарында эшен югары бәяләгәннәр. Гыйнвар аенда 33 сыер бозаулавын, февральдә 50 бозау көтеләсен әйтте.

    Хуҗалыкта сәламәт бозау алуга, тәрбияләп үстерүгә игътибар зур. Мәсәлән, Гөлнара Хәбирова сыерларны бозаулату төркемендә эшли. Буаз таналарны һәм сыерларны печән, фураж белән сыйлаудан тыш, солы пешереп ашата, яхшы сыйфатлы "Спас" дигән витаминлы азык өстәмәсе кушылган ботка бирә. Болар сыерларның җилен системасын үстерүгә ярдәм итә. Бүген Гөлнара биш тананы сыер булырга өйрәтә. Өендә дә оста хуҗабикә, ире механизатор Флорис белән ике бала үстерәләр. Аларга иптәшкә Чаллыдан ятим баланы тәрбиягә алганнар. Гөлнара хезмәттәшләре савучылар Әлфия Якупова, Рокыя Йосыпова, Людмила Хөсәеноваларны мактап телгә алды. Әлфия - 20 елдан артык савучы хезмәтендә. Шушы елларда авыр хезмәтне җиңеләйтү, продукциянең сыйфатын күтәрү, азыкны өләшү ягыннан күп үзгәрешләр булуын сөйләде. Ул хезмәттәше Рокыя Йосыпова белән 100 сыер сава, көнгә 14,5әр килограмм сөт алалар. "Делаваль" арбасы белән өстәлгә таратылган азык кушылмасын сыерлар яратып ашый. Һәр сыерга 20 килограмм сенаж, 5-6 килограмм фураж, 20 килограмм силос, 4-7 килограмм печән бирелә. Баш зоотехник әйтүенчә, күп сөт бирә торган сыерларга фураж бер килограмм һәм аннан да арттырып бирелә. Андый сыерлар 80 баш, аерым тәрбияләнә. Кайсы сыерга азыкны ничек бирәсен савучылар, белгечләр киңәшен тотып, үзләре яхшы беләләр. Шул сәбәпле, көн саен савуны арттыралар. 6 февральдә 600 баш сыердан 6100 килограмм сөт савылган иде. Бу исә үткән елның шул көне белән чагыштырганда 2028 килограммга артык. Көнлек савымны суытып, шофер Анатолий Старочкин ике тапкыр Чаллы сөт комбинатына илтә. Элек үзәкләштерелгән ысул белән комбинат машиналары хуҗалыкка килеп, сөтне үзләре алып китә иде. "Үзебезнең машина белән илтү арзанга төшә. Көн саен 5,3 тонна сөтне комбинатка килограммын 13 сум 32 тиеннән озатабыз (барысы 71 мең сум). Үзебезнең "ГАЗель" белән базарда литрын 22 сумнан 600 кг сөт сатабыз (13 мең сум). Сөттән көн саен хуҗалыкка 84 мең сум акча кереп бара. Терлекчеләргә акчаны вакытында түләргә тырышабыз. Кайбер савучыларның айлык хезмәт хакы 18 мең сумга җитә," - дип хисаплап күрсәтте Наил Нуретдинов.

    "Нәселле таналар сатудан да табыш киләдер", - дип кызыксынам. Баш белгеч кесәсеннән калькулятор чыгарып хисаплый. Хуҗалык елына 50-60 тананы каплатып сатуга куя. Бер килограммын 170 сумнан исәпләгәндә, 450 килолы бер баш тана бәясе 77 мең сумга төшә. Нәсел хуҗалыгына таләп югары. Ун көн саен контроль саву вакытында һәр сыерның торышы тикшерелеп, айлык нәтиҗәсе "Элита" нәсел берләшмәсенә җибәрелә. "Эшче кадрларыбыз тотрыклы. Ире механизатор һәм хатыны савучы булып эшләүче яшь гаиләләрне фатирлар белән тәэмин итәбез. Ел саен биш-алты йорт җиткерәбез. Быел да 8 Мартка биш гаилә өй туйлары уздырыр дигән өметтә торабыз", - диде Наил Нуретдинов. Аларга беренче чиратта терлекчеләр гаиләләре күчәр. Менә шундый якты уйлар белән яшиләр һәм эшлиләр "Чаллы яшелчәсе" терлекчеләре.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: