9 февраль 2012 яңалыклары
-
Кышкы салкыннарда сөт җитештерүне киметмәделәр
Атналар буе торган зәмһәрир суыклар савучылар эшен беркадәр катлауландырды. Кайбер урыннарда полиэтилен торбалар чатнап чыкты, су торбалары катты, тирес чыгару транспортерлары эшчәнлегендә дә өзеклекләр туды. Табигать кыенлыкларына карамастан, ферма эшчәннәре продукция җитештерүне киметмәделәр, киресенчә, зур оешканлык һәм тырышлык күрсәтәләр.
-
Футбол уйныйлар
Яр Чаллы шәһәре инвалидларның "Спорт хәрәкәте" иҗтимагый оешмасы "Үземә ышанам" проекты кысаларында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр арасында футбол буенча ярыш уздырды. Очрашу Яр Чаллының 38нче мәктәбе спорт залында үтте. Ярышта безнең районнан Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе командасы да катнашты. Анда тәрбияләнүчеләр икенче урынны яулады. Беренче һәм өченче урыннарга...
-
Җиңүчеләр белән горурланабыз
Яр Чаллы шәһәрендә "Елның сыйныф җитәкчесе" конкурсының зона этабы үтте. Бәтке урта мәктәбенең V сыйныф җитәкчесе Любовь Нурханова "Һөнәргә бирелгәнлек" номинациясендә җиңүче булды. Кече Шилнә урта мәктәбенең "Музей эше" берләшмәсенә йөрүче Адель Крапивин, "Үткәннәргә сәяхәт" республика конкурсында катнашып, "Туризм төрләре буенча иң яхшы маршрут" номинациясендә өченче урынны алды. "Без бергә"...
-
Ике килми гомер. Ә берсенә сыеп бетми шагыйрь гомере
«Еллар безнең үскәнне сизгер күзәтеп тордылар. Арбасына буй җитә башлагач, тормыш безне ат җигәргә өйрәтте. Ул авыр елларны ирләрчә җилкәсенә күтәргән кешеләр кемнәр булсын? Алар безнең әниләр, толлар, һәм аларның балалары! Беренче шигыремне хәтерләмим, табигый, ул беркайчан да басылмагандыр. Ләкин ышанам, ул - минем белән уйнап үскән песи баласы, урамыбыздагы...
-
Безнең ветеринария берләшмәсе авыл районнары арасында беренче урында
Сишәмбе көнне Казанда район ветеринария берләшмәсе башлыгы Әнсәр Әбделмәнов ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан яңа "ГАЗ-53" автомобиле ачкычын алды. Дезинфекция җайланмасы көйләнгән, ягъни эремә салу өчен цистерна куелган мондый махсус автотранспорт ачкычы республиканың тагын 42 ветеринария берләшмәсенә тапшырылды. Бу техника терлекчелек биналарын һәм ачык мәйданчыкларны инфекцияләрдән...
-
Дәүләт ярдәме табибларга гына
Мәҗбүри медицина иминияте фонды авылда эшләргә теләгән яшь табибларга 1 млн сум акча бирергә вәгъдә итте. Татарстан Хөкүмәте, бу акчага өстәп, тагын 100 мең сум күләмендә субсидия бирәчәген белдерде. Район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов хәбәр итүенчә, бездә әлегә ике кеше авылга эшкә барырга теләк белдергән. Аның берсе Яр...
-
Төзәлгән өчен җәза үтәүдән азат ителде
- РФ кануннары җинаять җаваплылыгына тартылып, хаталарын төзәтергә теләүчеләргә аклану мөмкинлеген бирә, - ди Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең район буенча инспекциясе өлкән инспекторы Ринат Гатин. Шушы көннәрдә генә район судында җәзаларны үтәтү инспекциясе гаризасы буенча каралган эш - шуның ачык мисалы. Хөкемдар С. Камалова районыбызда яшәүче 1982 елда туган...