Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Картлар йортында бәйрәм тамашасы

"Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өчен Яңа ел бәйрәме үткәрде. Алар биредәгеләргә күңелле тамаша тәкъдим итте, аннары Кыш бабай белән Кар кызы тәмле-татлы күчтәнәчләр белән сөендерде.

Бүген картлар һәм инвалидлар йортында 52 кеше - 26 ир-ат һәм 26 хатын-кыз яши. Урында ятучымы, коляскада утыручымы - Яңа ел тамашасыннан аларның берсе дә читтә калмады. Гомумән, интернат-йортта һәр бәйрәм шулай зурлап үткәрелә, чараларда биредәгеләрнең, нигездә, барысы да катнаша, диләр оештыручылар. Бу вакытта әби-бабайларның бертөрлерәк барган тормышына ниндидер үзенчәлек, яңалык керә, үзләренә күрсәтелгән кечкенә игътибарга да алар балаларча сөенә. Быел да инвалидлар ункөнлеге дәвамында шундый очрашулар барган. Теләнче Тамакның үзендәге балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр, урта мәктәп, тернәкләндерү мәктәбе балалары интернат-йортта кунак булып киткәннәр. Декада шулай итеп Яңа ел белән тоташкан. Ә "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре бирегә Яңа ел бәйрәмен үткәрергә ел саен киләләр. Быелгы бәйрәм чарасында әби-бабайлар үзләре дә тамаша карап кына утырмадылар, залдагыларга үз чыгышларын тәкъдим итеп, талантларын күрсәттеләр. Гармунында да уйнадылар - Зинаида Бейсинова (фотода), Анастасия Ефимушкина, Екатерина Поливанова, Екатерина Артемьева, Кира Нянькина, Анна Стежкова, Людмила Чуприна шигырьләрен сөйләп, җырларын җырлап күрсәттеләр. Кулга-кул тотынып чыршы тирәли әйләнделәр, Кыш бабайның табышмакларын чишеп, призлар алдылар.

- Инде унынчы елымны шушы йортта гомер кичерәм, - дип сөйләп китте үзенең тәэсирләрен инде сигезенче дистәсен ваклап баручы Флера апа Әхмәдова. - Үзем шушы районныкы мин. Кавказ якларына чыгып китәргә туры килде. Аннан кайткач, биредә яши башладым. Һәр бәйрәм шулай матур үтә безнең. Беребез дә игътибарсыз калмый. Интернат-йортта әнә шундый җылы мөгамәлә тудыручыларга барыбыз исеменнән дә олы рәхмәтебезне җиткерәсе килә.

Уен-көлкеле тамаша биредә гомер итүче һәр кешегә бик тә ошады. Бәйрәм чарасында шулай ук ел дәвамында интернат тормышында актив катнашучыларга бүләкләр бирелде, иң яхшы бүлмә билгеләнде, лотерея уйнатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бђйрђм бђйрђм чарасы