Бђйрђм тег белән яңалыклар
-
Көтеп алынган якты бәйрәм
Кызыл Байрак авылы янындагы яшел чирәмле киң һәм матур аланда быел да шаулап-гөрләп район Сабан туе узды. Көне дә матур килде. Игенчеләрне куандырып явып үткән шифалы яңгырлардан соң ялтырап кояшы чыкты. Язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлаган район халкы, кунаклар, көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, икмәк үстерүчеләрне олыларга, ял итәргә, күңел...
-
Бәйрәмнәрдә уяу булыгыз
1 Май, 9 Май бәйрәмнәренә багышланган чараларда халыкның уяулыгын арттыру, экстремистлыкны һәм террорлыкны кисәтү йөзеннән ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кайнар телефон номерларын игълан итә. Гражданнар 8 (843) 291-20-02 телефоны буенча Эчке эшләр министрлыгына һәм 01, 112 телефоннары аша гадәттән тыш хәлләр хезмәтенә шалтырата алалар.
-
Картлар йортында бәйрәм тамашасы
"Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Теләнче Тамак картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өчен Яңа ел бәйрәме үткәрде. Алар биредәгеләргә күңелле тамаша тәкъдим итте, аннары Кыш бабай белән Кар кызы тәмле-татлы күчтәнәчләр белән сөендерде.
-
Кече авылга зур шатлык алып килделәр
Күптән түгел безнең Иректаң авылында олысы-кечесенең күңеленә хуш килгән искиткеч матур кичә булды. Әниләргә багышланган бәйрәмгә яраткан җырчыбыз, республика бәйгеләре лауреаты Илсөяр Зарипова һәм үзешчән композитор, автор-башкаручы Рубис абый Зариповның килүе ямь өстенә ямь булды.
-
Талантлар кичәсе
Круглое Поле поселогының мәдәният йортында алтын көзгә багышланган матур, эчтәлекле конкурс программасы үтте. Берсеннән-берсе кызыклы ярышларда поселокның төрле оешмаларыннан Г. Гобәйдуллина (мәктәп), А. Шершова (поликлиника), И. Галиева (ТМШ), О. Петухова (почта бүлеге) һ.б. бик теләп катнаштылар. Көз ханбикәсен сайлау тамашасы да истә калырлык булды.
-
Бәйрәмнәрдә газета ничек чыга?
Алда - май бәйрәмнәре. Инде хәбәр иткәнебезчә, 1 Май - Ял һәм Хезмәт бәйрәмендә өч көн - 29, 30 апрельләрдә һәм 1 майда ял итәбез, ә Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан ял көннәре дүртәү була - 6, 7, 8 һәм 9 майларда. "Якты юл" ("Светлый путь") газетасы киләсе атнага бер тапкыр...
-
Элемтә бүлекләре бәйрәм көннәрендә дә эшләячәк
Татарстанда яшәүчеләр май бәйрәмнәрендә почта күрсәтә торган бар хезмәтләрдән дә файдалана алачак. Клиентларга өзеклекләрсез хезмәт күрсәтү максатыннан махсус эш режимы каралды, почталар 30 апрельдән 2 майга кадәр һәм 7-10 май көннәрендә эшләячәк, дип хәбәр итә "Татарстан почтасы" матбугат хезмәте. 30 апрель һәм 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскара. 1...
-
Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?
Россия Хөкүмәте карары белән май бәйрәмнәренә туры килә торган ял көннәре билгеләнде. 1 Май бәйрәмендә өч көн - 29, 30 апрельдә һәм 1 майда ял итәчәкбез. Шимбә ялы, 28 апрель, дүшәмбегә - 30 апрельгә күчерелә. 9 Май бәйрәме яллары дүрт көн (6-9 май) дәвам итәчәк. 5 май, шимбә ялы, дүшәмбегә...