Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Ирекле янгын сүндерүчеләр һәрвакыт әзер торамы?

Халыкта "Бурдан кала, уттан калмый" дигән бик дөрес әйтем бар. Ни аяныч, янгын куркынычсызлыгын үтәмәү йорт-җирне күккә очырган һәм, иң куркынычы, кеше гомерләрен өзгән очраклар кабатланып тора. Ут-күз чыгуга авыл җирлекләре, анда яшәүчеләр ни дәрәҗәдә әзер, янгынга каршы куркынычсызлык чаралары күреләме, янгын сүндерү техникасы ни хәлдә? Дүшәмбе көнне район хакимиятендә...

Кызганычка, янгыннар авылларда да еш чыгып тора. Мәсәлән, әле 16 майда гына да шундый ике очрак теркәлде. Олы Шилнә авылында тәмәке тартканда саксызлык күрсәтү аркасында мунча янды, сүндерүчеләр җимерекләр арасыннан йорт хуҗасының мәетен табып алдылар. Шул ук көнне Новотроицкое авылында балаларының ут белән уйнаулары нәтиҗәсендә килеп чыккан янгын мунчаны, ике сарайны юкка чыгарды, ут торак йортның түбәсенә дә күчте. Хуҗаларга 1 млн сумнан артык зыян килде.

Һәр ике авылда да ярдәмгә беренчеләрдән булып җирлекнең ирекле янгын сүндерүчеләре килде. Күзәтчелек эшчәнлеге буенча район бүлегендә әйтүләренчә, бу участоклар янгын куркынычсызлыгы чаралары белән тәэмин ителгән, техника әзер тора. Бу юлы да, авылның сүндерүчеләре вакытында килеп җитмәсә, ут башка ихаталарга да күчәргә мөмкин иде, диләр янгынчылар.

Район башлыгы киңәшчесе Галимҗан Зариповның киңәшмәдә белдерүенчә, бүгенге көндә районда янгын сүндерү өчен билгеләнгән 31 берәмлек техника бар. Аларның 26сы махсус көйләнгән автомашиналар, 5есе янгын сүндерүгә җайлаштырылган башка төр техника.

Янгын куркынычсызлыгы чараларының башкарылуын һәм техниканың торышын күзәтү максатыннан 25-26 апрельдә комплекслы тикшерү үткәрелгән. Җитешсезлекләр ачыкланган авыл җирлекләренә кисәтүләр ясалган, кимчелекләрне бетерү максаты куелган. 16-17 майда комиссия кабаттан рейдка чыккан. Ләкин куелган таләпләр берничә җирлектә үтәлмәгән. Киңәшмәдә белдерелгәнчә, хәлнең иң аянычы Сәмәкәй авыл җирлегендә. Биредә янгын сүндерү машинасы бөтенләй төзек түгел, йөртүчесе дә юк. Шулай ук Борды авыл җирлегендә машина йөртүчесез тора. Янгын куркынычсызлыгы техникасын һәрвакыт әзерлектә тоту өчен җылы боксларның булуы шарт. Бу таләп тә кайбер участокларда үтәлми. Күзкәй авыл җирлегендә, шулай ук "Гигант" җитештерү кооперативында бокслар кышын җылытылмый. Иштирәк, Яңа Бүләк җирлекләрендә, "Ирек" җитештерү кооперативында мондый гаражлар бөтенләй юк.

Күп җирлекләрдә янгын сүндерү машиналары бик иске, шуңа күрә аны буяп тору да шарт. Бу аның хезмәт итү вакытын озынайтырга да ярдәм итә. Бу таләп үтәлмәгән авыллар да байтак. Киңәшмәдә каты тәнкыйтькә эләккән Сәмәкәй авыл җирлегендә янгын сүндерү техникасы - 30 ел элек конвейердан төшкән бик иске "ГАЗ-52" машинасы. Бүген ул кайбер запчастьлары сүтелгән хәлдә гаражда тора. "Хәзерге көндә шул запчастьларны алу артыннан йөрибез. Күптән түгел үз исәбемнән машинаның су салу цистернасын, тәгәрмәчләрен алмаштырдым. Бүген машинаны ремонтларга һәм рульгә утыртырга кеше кирәк. Анысын да эзлибез. Ләкин җиңел түгел, чөнки аңа хезмәт хакы түләү проблема", - ди авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сәгыйтов. Авылда янгын булган очракта күрше Хуҗәмәт авылы янгын сүндерүчеләре, шулай ук Иске Абдулдан ярдәмгә киләләр икән. Сәмәкәй авыл җирлегенә керүче Сәет һәм Оргыды авылларына "Ирек" җитештерү кооперативы хезмәт күрсәтә, Күгәштә шәхси хуҗалыкта су багы куелган трактор бар.

Күзәтчелек эшчәнлеге буенча район бүлеге башлыгы урынбасары Флер Миңнеханов ут чыгу очрагына авыллардагы ирекле янгын сүндерү оешмаларының әзер торуы бик мөһим дип искәртә. Ут белән көрәшүчеләр шәһәрдән килеп җиткәнче шактый вакыт үтә. Җирлекләрдә янгын куркынычсызлыгының торышын ул тулаем алганда канәгатьләнерлек дип бәяли. Тик берничә авыл җирлегенең бу мәсьәләгә карашын төптән үзгәртергә, проблеманы чишүне финанслар җитмәүгә генә кайтарып калдырмаска кирәк дип ассызыклый, 131нче Федераль Закон буенча, янгын куркынычсызлыгының торышын тәэмин итү - авыл җирлекләре эшчәнлегенең бер өлеше, ди ул. Техника белән тәэмин итүгә килгәндә исә, быел республикадан районга өч янгын сүндерү машинасы бүленәсен хәбәр итә. Алар машиналар иң начар хәлдә дип саналган участокларга бирелсә яхшы булыр иде, ди Флер Гаязович. Ә техникасы иң начарлар рәтенә кергән Иштирәк, Иске Дөреш, Калмаш кебек авыллар белән беррәттән бу исемлектә Сәмәкәй дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл ќирлеклђрендђ