22 май 2013 яңалыклары
-
Скутерчыларның икесе дә исерек булган
Җәйгә чыгуга юлларда "җил белән узышучы" яшь байкерлар барлыкка килә. Күпләренең номеры да, йөртүгә хокук бирүче документы да, иминият таныклыгы да булмый, шлем кияргә кирәклеген дә уйлап тормыйлар. Мотоцикллар һәм скутерлар еш кына төзек түгел хәлдә була. Яшүсмерләр еш кына руль артына эчкән килеш утыралар. Бу инде үзеннән-үзе геройлыкларга тарта....
-
Ирекле янгын сүндерүчеләр һәрвакыт әзер торамы?
Халыкта "Бурдан кала, уттан калмый" дигән бик дөрес әйтем бар. Ни аяныч, янгын куркынычсызлыгын үтәмәү йорт-җирне күккә очырган һәм, иң куркынычы, кеше гомерләрен өзгән очраклар кабатланып тора. Ут-күз чыгуга авыл җирлекләре, анда яшәүчеләр ни дәрәҗәдә әзер, янгынга каршы куркынычсызлык чаралары күреләме, янгын сүндерү техникасы ни хәлдә? Дүшәмбе көнне район хакимиятендә...
-
Бүләкләү
ТР Президенты Указы нигезендә "Биклән" җитештерү кооперативы баш бухгалтеры Венера Әфгать кызы Кәбировага "ТР атказанган икътисадчысы" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Пионерия көнен билгеләп үттеләр
Теләнче Тамак урта мәктәбендә пионерия көненә багышланган җыен үткәрелде. Педагог-оештыручы Э. Гыймазетдинова укучыларга элеккеге пионер оешмасы һәм хәзерге варислар турында сөйләде. Аннары 3 сыйныф укучыларын варислар сафына кабул иттеләр. Бәйрәмнең икенче өлешендә исә 5-8 сыйныф укучыларын белән табигатькә экскурсия оештырылды.
-
Иске Абдулда «Хәтер көне» үтте
Иске Абдул мәдәният йортында Әфган сугышында һәлак булган солдатларның әти-әниләре катнашында «Хәтер көне» үтте. Аның барышында «Гиндукуш» музее каршында булачак һәйкәлгә беренче таш салынды. Соңыннан исә митинг булды. Чарада Иске Абдул урта мәктәбе һәм Яңа поселогының кадет сыйныфы укучылары актив катнашты.
-
Яңа Бүләктә фольклор фестивале уздырыла
24 майда сәгать 10да Яңа Бүләк авылында «Халык моңы - Илһам» дип исемләнгән III республикакүләм фольклор фестивале уздырыла. Республиканың Тукай, Сарман, Азнакай, Актаныш, Зәй, Менделеевск, Алабуга, Минзәлә, Әлмәт, Мөслим районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән килгән фольклор коллективлары катнашуы көтелә.
-
Бала – иң мөһим пассажир
15 майдан 25енә кадәр республикада "Бала - иң мөһим пассажир" дигән акция бара. Чараның максаты - пассажир балаларның куркынычсызлыгын саклауга өлкәннәрнең игътибарын көчәйтү.
-
Җәйге каникул чорында балалар катнашындагы юл һәлакәтләре арта
Чаралар күрелүгә дә карамастан, районда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүе кимеми. Узган дүрт ай эчендә 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 9 авария теркәлде. Аларда 10 бала төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алды.