Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Халык балалар бакчасы, мәдәният йорты төзүне, юлларны ремонтлауны сорый

Сосновый Бор поселогында балалар бакчасы кирәк, Комсомолецта - мәдәният йорты, «Татарстан» совхозы поселогын әйләнеп үтүче 5 километр 600 метр юлны капиталь ремонтлыйсы бар - Иске Абдул авыл җирлегендә «Бердәм Россия» партиясе үткәргән халык җыенында райондашлар шундый сорауларны күтәрде. Аңа кадәр Мерәстә үткән очрашуда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре ТР Дәүләт Советы...

Аграрийлар чикләүләр шартларында җитештерүне арттыру юлларын эзлиләр

«Агрокөч төркеме» җәмгыяте генераль директоры Илдар Гыймадиев чит ил продукциясенә чикләүләр кертелгән бүгенге көндә кошчылык фабрикаларының, дуңгызчылык комплексларының генетик потенциалсыз калу ихтималына борчылуын белдерде. «Мәсьәлә, чыннан да, җитди. Селекция-генетик үзәкләрне төзергә уйлаган очракта да бу эшкә бер ел гына кирәк булмаячак. Һәм республика федераль ярдәмсез мондый күләмле эшне үзе генә күтәрә дә алмаячак», - дип үз фикерен белдерде Фәрит Мөхәммәтшин бу җәһәттән. Әлеге проблеманы республика күләмендә күтәрергә сүз бирде.
Фермер Минталип Миңнеханов продукцияне эшкәртүдәге проблемага кагылды. Кырдан алып кайтуны, чистартуны, сортларга аеруны, упаковкалауны без эшли алабыз, ләкин аны эшли торган җиһаз кирәк. Монда дәүләт ярдәменнән башка булмый, диде ул. Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре бер булып, җитештерүчеләр үз продукцияләреннән файда күрсен, тармак кызыксындыра торган булсын, шул вакытта гына ул үсешкә барачак, дигән фикерне әйттеләр.
Фәрит Мөхәммәтшин авыл кешесен кабат сыер тотуга кайтару кирәклеген ассызыклады. «Ләкин хәзер халыкны үгетләп кенә моны эшләп булмый, мал асрау өчен шартлар тудырырга кирәк. Комбайнчы яки механизаторның өенә китереп аудар син печәнен, башка терлек азыгын. Ул аны кая куйсын, сыер алырга мәҗбүр була. Аннары үзенә ите була, калганын сата да ала», - дип фикерен әйтте ул.

Халык рәхмәт тә белдерә, проблеманы да кистереп әйтә

Иске Абдул авылында Дәүләт Советы рәисе беренче эш итеп республика программасы кысаларында капиталь ремонт ясалган мәктәп бинасын карады һәм башкарылган эшкә уңай бәя бирде. Әлеге мәгариф учреждениесендә бүген Иске Абдул һәм Мерәс авылларыннан 90нан артык бала белем ала. Аннары делегация халык җыены үтәчәк мәйданга юнәлде. Монда чыннан да бәйрәм төсе, халык та шактый җыелган, «Бердәм Россия» активы килгәнче райондашлар Татарстан Республикасы халыклар ассамблеясы халыклар дуслыгы йорты артистларының концертын карарга өлгергән иде.
Очрашуны район башлыгы Васил Хаҗиев ачты, аннары сүзне килгән кунакларга бирде. «Партия советында без халыкка чыгарга дигән карарга килдек һәм районнарда менә шушындый очрашулар үткәрергә булдык. Җыеннарда күтәрелгән мәсьәләләр партиянең биш еллык эш планын төзергә ярдәм итәчәк, дип аңлатма биреп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Искә төшереп үтәбез, халык җыеннары программасы республика күләмендә гамәлгә ашырыла. Очрашуларда халык фикере һәм тәкъдимнәре, проблемалары тыңлана. «Сорауларны алдык та, шунда ук хәл иттек дип уйламагыз, кулдан килгәнчә тырышачакбыз», - дип билгеләп үтте региональ бүлекнең политсовет секретаре җыенда.
Ул Тукай районын авыл хуҗалыгы белән яши торган, эре комплекслары булган, үсештәге районнарның берсе буларак билгеләп үтте.
Район халкы белән ул көнне шулай ук «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захарова, «Нефтегаз» төзелеш-монтаж предприятиесе генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаров аралашты.
Райондашлар үз чиратларында бердәмроссиялеләргә үзләрен борчыган сорауларны җиткерде. Кнәз мәктәбе директоры Люция Сәләхова авылдашлары исеменнән «Татарстан» совхозы поселогын әйләнеп үтүче 5 километр 600 метр юлны төзекләндерүне сорады. Сосновый Бордан Ләйсән Яруллина поселокка ашыгыч рәвештә яңа балалар бакчасы кирәклеген әйтеп үтте. Бу, чыннан да, көн кадагындагы мәсьәлә. Иске бакчаны бар дип тә әйтеп булмый. Ул торак йортның беренче катында берничә бүлмәне биләгән. Бары 40лап баланы сыйдыра. Шартлар юк. Ә поселокта 7 яшькә кадәрге балалар 100дән артык. Ата-аналар сабыйларын күрше авылларга йөртергә мәҗбүр. Район төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлегендә белдерүләренчә, бүген яңа бакча булдыру буенча эш башланган. 80 урынлы бакчаның проекты әзерләнә, 2015 елда төзелеш башланыр дип көтелә. Комсомолец поселогыннан Анна Шәрифҗанова мәдәният йорты кирәклеген искәртте. 1000гә якын йорт хуҗалыгы булган поселокта клуб әлегә иске ФАП бинасында урын алган.
Җәмәгать кабул итүенә халыктан язмача 18 сорау керде. Сосновый Бор халкы яңа урамнарда юл төзүне сорый, шилнәбашлылар балалар мәйданчыгы, мәктәптә ремонт кирәклеген әйтәләр, сәетлеләр иҗтимагый үзәкне ремонтлап булмасмы диләр, райондашлар коммуналь түләүләр проблемасына да кагылалар, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына районда нинди чаралар планлаштырылуын да беләселәре килә. Кыскасы, берәү дә шәхсән үзе өчен сорамый, гомуми проблемаларга туктала.
Иске Абдул халкы «Чиста су» программасы кысаларында үзләрендә су кертелүенә сөенеп бетә алмый. Форсаттан файдаланып, җыенда алар республика җитәкчелегенә рәхмәтен тапшырды. Моңа кадәр искеабдуллылар коелардан һәм чишмәдән генә файдаланган. Су кертүгә Татарстан казнасыннан 15,7 млн сум акча бүленгән. Биредә әлегә эшләр бара.
«Мөрәҗәгатьләрне контрольгә алабыз. Бүген район республикада эшләүче барлык программаларда катнашып килә. Һәр җирдә төзелеш бара, яңа урамнарны инфраструктура белән тәэмин итү - иң актуаль мәсьәлә. Теләкләрегезне булдыра алганча тормышка ашырырга тырышырбыз», - диде халык фикерен тыңлаганнан соң район башлыгы Васил Хаҗиев.
«Җыеннарда йөргәндә халыкның безгә карата начар мөнәсәбәтен, ышанычсызлык сизмәдем, рәхмәтен дә әйтәләр, авырткан урыннарны да яшермиләр, проблемаларны кистереп әйтәләр. Мондый очрашулар безгә бик кирәк», - дип йомгак ясады Фәрит Мөхәммәтшин җыенны йомгаклап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җыеннар