15 август 2014 яңалыклары
-
Инспекция кушуын үтәмәгәннәр ирекләреннән мәхрүм ителде
Агымдагы елның алты аенда җәзаларны үтәтү инспекциясенең район филиалы аша шартлы рәвештә хөкем ителгән 182 кеше үткән. Инспекция күрсәтмәләре нигезендә суд 6 кешене шартлы хөкемнән азат икән. 9 кеше Россия Конституциясенең 20 еллыгы уңаеннан игълан ителгән амнистия кысаларында азат ителгән. Инспекциядә исәптә торган 13 кеше исә җәзаны үтәү чорында тиешле...
-
Табибка чиратка интернет аша язылу уңайлы, әмма авыл халкы мондый мөмкинлектән файдаланырга ашыкмый
Газетаның 20 июнь санында «Район больницасында чиратлар бетәрме?» дигән язма басылып чыкты. Күпләр аны кызыксынып укыды, редакциягә шалтыратып фикерләрен җиткерүчеләр дә табылды. Айдан артык вакыт узганнан соң, без янә больницага барып кайттык. Күптән түгел биредә электрон чиратка язылу өчен терминал урнаштырып куйганнар. Әлеге яңа хезмәтнең ничек эшләве, аның район халкына...
-
Халык балалар бакчасы, мәдәният йорты төзүне, юлларны ремонтлауны сорый
Сосновый Бор поселогында балалар бакчасы кирәк, Комсомолецта - мәдәният йорты, «Татарстан» совхозы поселогын әйләнеп үтүче 5 километр 600 метр юлны капиталь ремонтлыйсы бар - Иске Абдул авыл җирлегендә «Бердәм Россия» партиясе үткәргән халык җыенында райондашлар шундый сорауларны күтәрде. Аңа кадәр Мерәстә үткән очрашуда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре ТР Дәүләт Советы...
-
Сентябрь аенда татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Татарстан Республикасында эш бирүче оешмалар өчен төзегән хезмәт календаренда 30 август - бәйрәм көне, 31 август һәм 1 сентябрь ял көннәре дип билгеләнгән.
-
Яшь гаиләләргә яңа йортлар тапшырдылар
«Гигант» хуҗалыгында яшьләрне авылга тарту максатыннан йортлар төзелә дип җәй башында язып чыккан идек инде. Бүгенге көндә алты йортның икесен Свердлов өлкәсеннән һәм Әгерҗе районыннан килгән гаиләләргә тапшырганнар. Калган дүртесендә төзелеш эшләре тәмамланган, йортларны тапшыру алдыннан вак-төяк эшне генә башкарып чыгасылары калган. - Әлеге йортларда эш тәмамлангач та тагын берсенә...
-
Халыкны кабул итәләр
21 августта Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар һәм башка техниканың техник торышына техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Рәгыйп улы Зыятдинов район халкын кабул итә. Тракторларны, юл төзү машиналарын, квадроциклларны, башка төр үзйөрешле техниканы теркәү, тракторчы-машинист таныклыгын алу-алыштыру вакытында сораулары, кыен хәлгә калучылар идарә җитәкчесенә турыдан-туры мөрәҗәгать итә алалар. Кабул итү иртәнге...