Фермер Ринат Ханов бер колхоз кадәр ит җитештерә
Калинино авылында яшәүче Ринат Ханов крестьян-фермер хуҗалыгы районда тотрыклы эшләүче хуҗалыкларның берсе. Ул игенчелек һәм кош үстереп сату белән шөгыльләнә. Авылның социаль хәлен яхшыртуга зур өлеш кертә.
Узган гасырның 90нчы елларында киләчәге булмаган, таралырга дучар ителгән кече авыллар исәбендә иде Калинино. Бердәнбер сыерлар фермасы бушап калган, яшьләр якын-тирәдәге шәһәрләргә таралган. Авылда пенсия яшендәге берничә карт-коры гомер сөрә. Менә шундый чакта район "Сельхозтехника" берләшмәсендә инженер-технолог булып эшләгән, 16 еллык эш тәҗрибәсе булган Ринат Хәниф улы Ханов авылның табигатен ошатып, әлеге тирәдән 100 гектар җир сатып ала, тәвәккәлләп үз хуҗалыгын оештырырга тотына. Ярымҗимерек ферма тирәсенә иске күчмә вагон китереп, аны торак һәм эш урыны итеп тормыш башлап җибәрә.
Баштагы чорда арыш, арпа, бодай игеп, ашлыгын сатып, акчасына мал-туар, каз бәбкәсе, тавык чебешләре сатып алып хуҗалыкны җанландыра. "Җиңел булмады, гаиләм белән тырыштык. "Бу фермер ни кырыр икән?" - дип читтән генә күзәтеп йөрүчеләр дә булды. Дүрт ел эчендә буш урында яңа йорт җиткердек. Шулай итеп яңа урамга нигез салынды. "Полевая" дип исем куштык. Бүген бу урамда дистәләгән йортлар салынды. Йорт хуҗаларының күбесе безнең хуҗалыкта хезмәт куя", - дип сөйләп китте Ринат Ханов. Электәге ташландык ферманы үз карамагына алып, төзекләндереп, тавык чебешләре кетәге итеп үзгәртеп коралар.
- 2000 елларга кадәр эзләнү, уңга-сулга бәрелмичә, төп юнәлешебезне - кошчылык тармагын билгеләү еллары булгандыр. Соңгы биш-алты елда хөкүмәтебез фермерларга йөз белән борылды. Махсус программаларны гамәлгә ашыручыларга акчалата ярдәм итте. Без дә гаилә фермаларын үстерү программасында катнаштык. Былтыр, мәсәлән, үз көчебез белән ике ферма төзеп эшләтә башладык. Моның өчен федераль бюджеттан 3 миллион сум, республикадан 500 мең сум грантка ия булдык, - дип төзелеш эшләре белән таныштырды фермер. Төзелеш күләме 11,5 миллион сумга төшкән, шуның 8 миллион сумнан артыгын Ханов үзе салган табыштан тоткан. Әйтүенчә, үзе эшләп тапкан акчаның күп өлеше төзелешкә, техника алуга, җитештерүне модернизацияләүгә тотыла. Хәзер хуҗалыкның тоташ биш бүлемнән торган зур кетәклеге бар. Ап-ак пычкы чүбе түшәлгән бүлемнәрдә зурлыкларына карап, берьюлы 20шәр мең, җәмгысе 100 мең баш чебеш асрала. Тәүлеклек вакыттан өч ай ярымга кадәр үстереп, халыкка саталар. Йомырка сала торган тавыклар итеп үстереп тә, бройлер, үрдәк, каз бәбкәләрен дә алучылар күп.
- Кошларны беренче еллардагыча үзебез сатып йөрмибез. Даими сатып алучыларыбыз бар. Географиябез елдан-ел киңәя. Республикабыздан тыш, Чиләбе, Свердлов, Владимир өлкәләреннән, Мари иленнән, Удмуртиядән, Башкортстаннан һәм башка төбәкләрдән килеп алалар, - ди эшеннән тирән канәгатьләнү белән гаилә башлыгы. Ул һәр эш көнен гаилә әгъзалары белән киңәшеп-бүлешеп эшләргә гадәтләнгән. Башлыкның уң кулы - хатыны Гөлнур, бөтен финанс һәм икътисад мәсьәләләрен төгәллек белән башкара. Кызлары Чулпан Минзәлә медицина техникумын тәмамлаган, читтән торып Казан ветеринария институтында укый, хуҗалыкта ветеринар булып эшли. Кияве Михаил - участок башлыгы, идарәче. Эш бүлмәсендә компьютерлар куелган. Һәр участокта эш барышын күзәтеп, эшне оештыруга зур игътибар бирә. Һәр эшкә кулы ятып тора, чәчү һәм урак өстендә техникага утырып та эшли. Кече кызлары Гөлнара кошларны яратып карый, вакытында ашата-эчертә, асларын чистарта.
Мине Ринат сүрән яктылык астында чебиләр мыжлап торган бинага алып керде. Махсус савытларда су һәм катнашазык. Кош караучылар Любовь Ратникова һәм Тәнзилә Мартемьянова белән сөйләшеп алам. Алар фермада ике ел эшлиләр икән инде, икесенә 35 мең баш чебеш тәрбиялиләр. "Яшь бәби кебек карап үстерәбез. Күз алдыбызда үсеп җитәләр. Эш заводтагы кебек. Хезмәт хакыбыз да әйбәт, айга уртача 15 мең сум төшә, премияләр алабыз", - дип шатланып сөйләделәр. Авылдагы уңай үзгәрешләрне дә әйттеләр: газ кертелүен, юллар асфальтлануын, яңа куәтле электр трансформаторы куелуын Хановлар эшчәнлеге, дип атадылар. Киләчәктә клуб та төзелсә иде, дигән теләк дә белдерделәр.
Бүген Ханов хуҗалыгында гаилә әгъзаларыннан тыш, 8 кеше эшли. Механикалаштыруга зур игътибар бирелә. Азык цехында күп эшләр машина җилкәсендә, азык фермага торбалар аша килә. Шул сәбәпле, кош-корт ите җитештерүнең үзкыйммәте шактый арзан. Моңа кызыклы чагыштыру китерделәр. Элек Калинин исемендәге колхозда елына 200 тонна ит җитештерүгә йөзләгән колхозчы җәлеп ителсә, хәзер шул эшне Ханов худалыгында 9 кеше башкара. Былтыр хуҗалык тереләй авырлыкта 260 тонна кош ите җитештереп сатудан 14,3 миллион сум керем алган. Бу исә хуҗалыкның адымнары нык булуын, икътисадның елдан-ел яхшыра баруын күрсәтә. Чөнки электәге еллар белән чагыштырганда, үсеш һаман үргә күтәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев