Чәчүлекләр әйбәт, яңгырлар кирәк
Элеккедән килгән күркәм гадәт буенча быел да Сабан туе алдыннан махсус комиссия районда игеннәрнең торышын тикшерде. Дөресрәк итеп әйткәндә, 4 июнь иртәсендә берьюлы өч комиссия районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре, крестьян-фермер хуҗалыклары кырларына чыкты.
Район хакимияте вәкилләре авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә чәчү, игеннәрне карау технологияләренең үтәлешен, гомумән, кырлардагы игенчелек культурасын бәяләделәр, кимчелекләрне күрсәттеләр. Комиссия эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча район Сабан туенда бүләкләнәчәк алдынгы хуҗалыклар, кыр батырлары ачыкланды. Быел да ул алдынгыларның урыны мәйдан түрендә булачак.
Районыбыз кырларында эшләгән комиссияләр составында "Якты юл" газетасы журналистлары да игеннәрнең торышын бәяләүне күзәтеп кайтты. Шәхсән үзем муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев җитәкчелегендәге төркемдә идем. Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Хәйдәр Сабитов, техник күзәтчелек буенча инспекция башлыгы Ильяс Гыйлаевларның бәяләмәләрен игътибар белән күзәтеп, тыңлап, кәгазьгә теркәп йөрдем. Үзләре озак еллар хуҗалык җитәкчеләре булып эшләгән бу тикшерүчеләрне алдап булмавына инандым. Сәфәребез иртәнге сәгать алтыда Новотроицкое җирлегендәге орлыкчылык заводы яныннан башланып китте. Билгеләнгән урынга вакытында килеп җитү өчен иртәнге сәгать дүрттә үк торырга туры килде, яшермичә әйтәм, шунысы иң кыены булды да инде. Эш "Кама" агрофирмасы кырларын бәяләүдән башланды. Игеннәр матур гына калкып килә. Әмма корыган туфракта ярыклар хасил булган. Районнан килгән комиссия әгъзалары һәм агрофирма җитәкчесе Фәнис Газетдинов, идарәче Рәвис Зәйнәшев та бер сүздә: игеннәргә яңгыр кирәк. Шушы атна-ун көн эчендә көзен җыеп алынасы уңышның язмышы хәл ителә, сабан культураларының башагы яралган чак. Әгәр шул аралыкта явымнар булмаса, үсемлек бөртек бирү түгел, үзен саклау өчен көрәшүгә яраклаша. Шуңа күрә дә эссе кояш астында кырга чыккан һәркем, күккә карап: "Эх, яңгыр булса иде!" - дип теләде.
Чәчтең дә үзе үсә түгел шул. Корткычларга, авыруларга каршы көрәшергә, үсемлекләрне тамырдан тукландырырга, рәт араларын эшкәртергә кирәк. Агрофирма кырларында бу эшләрне эзлекле алып баралар. Игеннәрне эшкәртүне дельтаплан ярдәмендә башкарганнар. Шикәр чөгендере басулары күзне куандыра, биредә дә үсентеләр матур гына калкып килә. Рәт аралары эшкәртелгән, чөгендер үсентеләре берәр-берәр иркенләп утыра. Шунысы куандыра: элек хатын-кыз, бала чага көче белән башкарыла торган бу эшләрне хәзер техника үти. "Кама" агрофирмасының 27 мең гектар чәчүлек мәйданнарының 2500 гектарын шикәр чөгендере били. Быел да бу культурадан яхшы уңыш көтәләр, аны бары тик көзен салкыннарга калдырмый, вакытында алып бетерергә генә кирәк. Комиссия агрофирманың барлык бүлекчәләре арасында Теләнче Тамак бүлекчәсенең эшен иң яхшысы дип бәяләде, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерергә кушылды. Биредә әле кайбер басуларда корткычларга, чүп үләннәренә каршы эшкәртеп чыгасы участоклар бар. Мус.Завод, Яңа Бүләк, Иске Дөреш басуларында игеннәрнең сирәгрәк утыртылуы күренеп тора. Киләсе елгы язгы чәчүдә боларны исәпкә алырга кирәк булачак.
Сәйдәшев исемендәге, "Ирек" хуҗалыгы кырлары күзне куандыра. Биредә игеннәрне үстерү, карау буенча еллар буе эзгә салынган, төгәл үтәп килә торган үз технологиясе бар. Бу ике орлыкчылык хуҗалыгы елның-елында мул уңыш кына алып калмый, яңа сортлар кайтарып, аларны сыный, тараталар. "Кама" агрофирмасы һәм "Ирек", Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда игенчелек технологияләренең үтәлеше уңай бәяләнсә, эреле-ваклы крестьян-фермер хуҗалыкларында бу эшләрнең барысы да төгәл һәм вакытында башкарыла дип әйтеп булмый әле. Бу көнне булган КФХларның күпчелегендә чүп баскан, рәт аралары эшкәртелмәгән, түбән сыйфатлы орлык чәчелгәнлек һәм ашлама җитәрлек күләмдә кертелмәгәнлек белән зәгыйфь кенә күтәрелгән чәчүлекләргә тап булдык. Районның Сарман чигендә И. Миргалимов КФХсында әле яңа җитешеп, корыган туфракка бөртек чәчәләр. Фермер үзе барысы да әйбәт, тиз арада чәчүне тәмамлыйм дип ышандырса да, табигать шартлары көтеп тормый, бу кырларда инде уңыш булмаячагы көн кебек ачык. Гомумән, КФХлар турында сүз алып барганда аларның мөмкинлекләренең чикле булуы аркасында эшнең сыйфаты да түбән булуы күренеп тора. Җирне тиешенчә эшкәртергә техникалары, ашлама, химикатлар алырга акчалары җитми. Октябрь Бүләк авылындагы Гыймазетдинов КФХсы җирләренең бер өлешен "Камская Нива" арендага алып эшкәртә башлаган. Без башта куе чәчелгән дип караган ямь-яшел басуны солычык баскан булып чыкты. Җәмгыятьнең игенчелек өчен җаваплы директоры Равил Мингазовның әйтүенә караганда, комиссия тарафыннан күрсәтелгән бу кимчелекне бетерүгә керешкәннәр. Бу басуларны "Пума Супер" препараты белән эшкәртәләр. Әмма бу кырлардан югары уңыш алып булмаячак. Еллар буена тиешенчә эшкәртелмәгән туфрак әнә шулай ашын югалта, чүп үләннәре баса. Аларны рәткә китерү өчен зур чыгымнар таләп ителә. Бу көнне безнең комиссия караган КФХлар арасында Октябрь Бүләктә Рифкать Шәфигуллин, Шилнебашта Анатолий Лакомкинның чәчүлекләре күркәм күренде. Сәмәкәйдә эшләүче бәрәңге игүче "Шилнә" җитештерү кооперативының эше дә уңай бәяләнде. Биредә бәрәңгене махсус техника утырта, буразналар тигез рәт булып тезелеп киткән. Бәрәңгенең уңышы гектарыннан 320 центнерга кадәр җитә.
Комиссия эш барышында Октябрь Бүләк авылы янында рөхсәтсез зур чүплеккә дә тап булды. Аны бетерү бурычы куелды. Дөрес, бу кадәр чүпне юкка чыгару җиңел булмас.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Марат Кәримов җитәкчелегендәге икенче төркем үзенең эшен "Гигант" хуҗалыгы кырларыннан башлап җибәрде. Арыш, бодай, борчак, солы, арпа кырларын күрү белән хәйран каласың: үсемлекләр тигез келәм булып үсә, сабак-кыяклар куе яшел төстә, чүпнең әсәре дә күренми.
- Үсемлекләргә дым җитеп бетми, яңгыр кирәк, яңгыр, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Галимҗан Шәйморатов, җентекләп карау өчен арыш үсентесен кулына алып. - Күрәсезме, үсемлек ныклап үсеп китә алмый. Дым, туклыклы матдәләр җитеп бетми, икенчел тамыр системасын чыгара алмый, беренчел тамыр системасы хисабына яши.
Комиссия әгъзалары борчак басуына бардылар, күпьеллык үләннәрне карадылар. Көздән чәчелгән "антарес" сортлы арыш, берьеллык үлән басуындагы чәчүлекләрне мактап телгә алдылар.
"Камская Нива", "Ярыш", "Камский", "Вилданов КФХ"сы басуларын карап чыктылар. Игеннәрнең тишелеше бар хуҗалыкларда да яхшы.
- Хәзер табигатьнең мәрхәмәтле булуы гына кирәк. Бераз яңгырын бирсә, игеннәр күкрәп үсәрләр иде, - ди Марат Кәримов.
Чәчүлекләрне карап бетергәннән соң, хуҗалык җитәкчеләре авыл хуҗалыгы белгечләре белән фикер алыштылар, киңәшләштеләр. Чәчүлекләрне кабул иткәннән соң, икенче көнне игенчеләр бәхетенә аз гына булса да яңгыр яуды. Табигать үсентеләргә үзенең файдалы дымын иңдерде. Димәк, яңа уңышның мул буласына өмет бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев