Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

“Чаллы яшелчәсе” арпадан 32 центнер уңыш җыя

Әлеге хуҗалык басуларында бөртеклеләр 1738 гектар били. Бүгенге көнгә шуның 500 гектарында, ягъни 29 процентында игеннәр җыеп алынган. Район буенча бу - иң яхшы икенче күрсәткеч. 100 гектардагы кындырак үләнен, шул ук мәйдандагы "варис" сортлы борчакны тулысынча суктырып, орлыгын чистартып складларга урнаштырырга, саламнарын төргәкләп куярга да өлгергәннәр. Басудан - ындыр...

Иртәнге 8.00 сәгать тулып кына килә, ә июль кояшы инде кыздыра да башлады. Алтын келәм булып җәйрәп яткан арыш басуын бер яклап ялмап килүче комбайннарны көтеп алган арада бер учма башакны уып карыйм: ызанга шыбырдап кипкән бөртек коела... һәм борынга, балачакның иң татлы хатирәсен яңартып, мич төбендә кызарып пешкән арыш ипекәенең хуш исе бөркелә... "Башаклар бик үк саллы булмаса да, күреп торасыз, бөртеге инде өлгергән, тиз арада җыеп алыр өчен кояшлы матур көннәрен генә бирсен. Кадрлар белән проблема юк. Комбайнчыларыбыз да, ашлык ташучы шоферлар да, гомумән, урып-җыю комплексы составындагы һәркем иртәнге 5.00 сәгатьтән басу түрендә, төнге 11.00 дән дә иртә кузгалмыйлар. Басудан соңгы ашлыкны кабул итмичә ындыр табагы эшчеләре дә кайтырга ашыкмый. Урып-җыюның беренче көненнән шушы режимда эшлибез. Елына карата уңыш та начар түгел: менә бу басуның гектарыннаннан уртача 18-20 центнер чыга," - ди "Чаллы яшелчәсе" агрофирмасы җитәкчесе Ришат Хатыйпов.

160 гектардагы арышны өлгер темплар белән суктыручы комбайнчылар - ирле-хатынлы Елена һәм Александр Коршуновлар, ярдәмчесе - техник колледж студенты Азат Вәлиев белән бик дустанә, аңлашып эшләүче Ринас Яруллин белән якыннанрак танышам. "Соңгы елларда килгән корылыктан соң быел бигрәк тә күз текәп көттек бу басуларның җитешкәнен, уҗымнарның үсеп-ныгып киткәнен. Тик нишлисең - табигатьнең үз кануны, үз тәгълиматы. Быел әнә кызу һава шартлары бераз сындырды өметне, дым җитмәгәч, башаклар тулыша алмады. Алай да күңелне төшермибез, булганын әрәм-шәрәм итмичә җыеп алырга тырышабыз. Көненә һәркайсыбыз 20 шәр гектар суктыра. Берәр төзексезлек чыкса, техник ярдәм күрсәтү машинасы ә дигәнче килеп җитә. Ашау да менә дигән. Басуга 4 мәртәбә кайнар аш килә. Күпме телисең, шулай ашыйсың, порцияләр дә мулдан. Гомумән, урактагы шартлардан канәгать без," - диделәр механизаторлар. 30 елга якын шушы хуҗалыкта инженер-механик булып эшләүче Юрий Туктаров һәм куәтле "Камаз"ы белән басудан ындыр табагына ашлык ташучы Равил Фәйрушин да бу сүзләрне хуплый. Хуҗалык җитәкчесе басуның аргы башындагы кишәрлекне суктыручы комбайнчыларның да исемнәрен атый. Фәнис Шәвәлиев, Рәсим Нуретдинов һәм Анатолий Баринов та бу басуларны дистә елдан артык аркылыга-буйга ураган, булсынга дип эшләүче егетләр.

Хуҗалыкта бөтен эш бер җепкә тезелгән: бер генә тармакта да өзеклеккә юл куелмый. Терлек азыгын туплау дәвам итә. Берьеллык үлән басуында эш кайный. Ильфир Хөрмәтуллин куәтле "Макдон"ы белән үләнне тезмәләргә салып бара, Флорис Хәбиров "Ягуары" белән әлеге тезмәләрдәге үләнне ваклый, Игорь Васильев сусыл яшел массаны машина әрҗәсенә түбәләмә өеп сенаж базларына ташый. "Бүгенге көнгә 4000 тонна сенаж салдык, планда тагын 2000 тонна әзерләү. Басудагысын бөртекләп җыеп, кышлык азык запасын тагын да ишәйтергә исәп, алдагы елның ничек киләсен белеп булмый бит," - ди Ришат Сәхабетдин улы. Кышкылыкка шулай ук 1070 тонна печән, 83 тонна яфраказык тупланган биредә.

Ындыр табагына да сугылдык. Орлыкчылык буенча агроном Нурзидә Хуҗәхмәтова үз кул астында эшләүчеләрнең һәркайсы турында җылы сүзләр генә әйтте. "Басудан кайткан ашлыкны көннекен-көнгә чистартып өлгерәбез. Дистә еллар элек көйләп куелган ашлык чистарту комплексы да өзеклексез эшли. Аңа хезмәт күрсәтүгә Бикләннән әлеге техниканы яхшы белгән оператор Валерий ага Әхмәтовны чакырдык, алтын куллы белгеч" - диде. Чыннан да, ындыр табагында эшләүчеләрнең һәркайсы алыштыргысыз. Кыям Якупов әвеслек астына бушатылган ашлыкны машинасы белән чистарткычка ташый. Минсалих Кызылбаев КУН җайланмасы белән төяп тора. Озак еллар дәвамында ындыр табагының алыштыргысыз хезмәткәре Тәнзилә Мостафина янәшәсендә җәйге каникуллар вакытында өлкәннәргә булышырга килгән Бәтке урта мәктәбе укучылары Федор Мингачев белән Валерий Лысенков хезмәт чыныгуы ала. Апалары мактап туя алмый үзләрен. "Тырыш балалар, эшкә дә соңга калмыйча вакытында йөриләр", - ди. Әнә шулай урак чорының җаваплылыгын тоеп, олысы-кечесе бер максатка омтылып эшли "Чаллы яшелчәсе" агрофирмасында.

PS. Материал нәшер ителгән сәгатьләрдә 5 "Дон-1500" комбайны 400 гектардагы арышны турыдан суктыруны төгәлләп, 463 гектарлы арпа басуына күчте һәм хуҗалык җитәкчесеннән "Арпаны 109 гектарда суктырып өлгердек, гектардан уртача 32 центнер уңыш чыга", дигән сөенечле хәбәр дә килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгында урак авыл хуќалыгы