Якты юл
  • Рус Тат
  • Бурыч – бозау алуны арттыру

    Район ветеринария берләшмәсендә хуҗалыкларның баш зоотехниклары, баш ветеринар табиблары һәм көтүне яңарту технологлары катнашында киңәшмә үтте. Чираттагы җыелышка район хакимияте башлыгы Васил Хаҗиев та килгән иде.

    Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси һәм фермер хуҗалыклары бүген мөгезле эре терлек башын саклау, аны арттыру өчен көрәшергә тиеш. Хуҗалыкларның тотрыклылыгы, икътисадый хәле дә шуңа бәйле. Ә бу эшнең башында зоотехния һәм ветеринария белгечләре тора. Малларны каплатуга игътибарны көчәйтү мөһим. Киңәшмәне ачкан район башлыгы үз сүзендә шушы фикергә басым ясады.

    Көтүне яңарту буенча ветеринария табибы Иван Панфилов бу тармакта эшне яхшыртудагы бурычларга тукталды. Узган 2011 елда район буенча 100 баш сыердан уртача 77 бозау алынган. Бу яхшы күрсәткеч түгел. Аерым хуҗалыклар буенча алганда, мәсәлән, ул "Чаллы яшелчәсе"ндә - 66, "Вилданов" крестьян-фермер хуҗалыгында 63не генә тәшкил итә. Калганнарының да күбесендә саннар мактанырлык түгел. Бер сыерның бозаусыз калуы гына да көненә якынча өч литр сөтне югалту дигән сүз. Шуның белән бергә бу - акча югалту, хуҗалыкка килгән икътисадый зыян. 2012 елда 100 сыерга ким дигәндә 80-85 бозау алу бурычы куелды. Ә моның өчен агымдагы елның беренче кварталында, иң соң дигәндә мартның 20ләренә кадәр малларны йөгертергә кирәклеге билгеләп үтелде. Шулай ук терлекләрнең азык рационын витаминнар белән баету мәсьәләсе дә күтәрелде. Бер сыер сөттән генә дә елына уртача 50 мең сумлап табыш китерә, аларны сәламәтләндерү чаралары өчен акча кызганмасак иде дип, җыелышта бу сорауга аерым басым ясалды. Алам дигән кешегә медикаментлар, азык өстәмәләре бар, быел терлек азыгы да мул күләмдә әзерләнде, калганы бары тик үзебездән тора.

    Киңәшмә барышында малларны лейкоздан, аерата куркыныч чир - африка чумасыннан саклау мәсьәләләре дә күтәрелде. Район ветеринария берләшмәсе башлыгы Әнсәр Әбделманов мәсьәләнең бик җитди булуын тагын бер кат искәртте, мал табибларыннан дуңгыз асраучы шәхси хуҗалыкларны да игътибар үзәгендә тотуларын сорады.

    Киңәшмә ахырында 2011 ел нәтиҗәләре буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән көтү яңарту технологларына - Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесеннән Лилия Солтановага, "Алмаз" авыл хуҗалыгы предриятиесеннән Фәнүзә Рәхмәтуллинага, "Камский" җитештерү кооперативыннан Наталия Снигурга Мактау кәгазьләре һәм акчалата бүләк тапшырылды.

    Ахырдан мондый очрашуларны ай саен үткәреп торырга, күрсәткечләрне анализлап, нәтиҗә ясап барырга дигән карар чыгарылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: