8 февраль 2012 яңалыклары
-
Бурыч – бозау алуны арттыру
Район ветеринария берләшмәсендә хуҗалыкларның баш зоотехниклары, баш ветеринар табиблары һәм көтүне яңарту технологлары катнашында киңәшмә үтте. Чираттагы җыелышка район хакимияте башлыгы Васил Хаҗиев та килгән иде.
-
Комиссия утырышы үтте
Наркотикларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча комиссиянең чираттагы утырышында 2011 елга нәтиҗә ясалды, мәктәп яшендәге балаларны наркотик һәм психотроп матдәләр кулланудан саклауда профилактика чаралары буенча фикер алышынды.
-
Билгеләнү
Район юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе башлыгы итеп полиция майоры Шамил Ганиев билгеләнде. Шамил Мирсәет улы моңа кадәр Яр Чаллы шәһәре Электротехниклар эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ башлыгы, Эчке эшләр идарәсе юл хәрәкәте иминлеге инспекциясендә техник күзәтчелек бүлеге башлыгы булып эшләгән.
-
Тикшерү комитеты җитәкчесе халыкны кабул итә
Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча районара бүлеге җитәкчесе Роман Валерьевич Шипков һәр атнаның чәршәмбесендә 14.00-18.00 сәгатьләрдә Россия тикшерү комитеты тикшерүчеләре эшчәнлегенә кагылышлы сораулар белән халыкны кабул итә. Бүлек Яр Чаллы шәһәренең 47/12 йортында урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: (8552) 47-06-35.