Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Бәйрәм белән, хөрмәтле райондашлар!

Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйм. Халыклар бердәмлеге көне ерак ата-бабаларыбызның каһарманлыгына баш ию генә түгел. Халыклар бердәмлеге гомер-гомергә Россиянең төп милли көче булды. Халыклар, мәдәниятләр, диннәр бердәмлеге - җиребездә тынычлык һәм татулык нигезе ул. Тарихи гореф-гадәтләрне саклау, төрле телләрдә сөйләшүче, төрле дин тотучы, төрле караштагы кешеләрнең...

Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйм. Халыклар бердәмлеге көне ерак ата-бабаларыбызның каһарманлыгына баш ию генә түгел. Халыклар бердәмлеге гомер-гомергә Россиянең төп милли көче булды. Халыклар, мәдәниятләр, диннәр бердәмлеге - җиребездә тынычлык һәм татулык нигезе ул. Тарихи гореф-гадәтләрне саклау, төрле телләрдә сөйләшүче, төрле дин тотучы, төрле караштагы кешеләрнең мәдәниятенә, теленә хөрмәт тәрбияләү үтә дә мөһим. Бу җәмгыятьтә тотрыклылык һәм дуслыкны тәэмин итүгә этәргеч ясый да инде. Бүгенге көндә районыбыз һәм, гомумән, республикабыз социаль-икътисадый үсеш юлыннан ышанычлы атлый. Соңгы вакытта күп кенә заманча җитештерелгән корылмалар сафка басты, спорт һәм мәдәният үзәкләре куллануга тапшырылды. Болар барысы да киләчәккә якты өмет, ышаныч тудыра.

Илебез тарихында зур әһәмияткә ия булган әлеге бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Һәммәгезгә һәм гаиләләрегезгә уңышлар, иминлек, илгә-көнгә тынычлык, бәрәкәтле тормыш телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев