4 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Комсомолецта Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм узды (фото)
Комсомолец поселогының «Браво» үзәгендә башлангыч сыйныфларда укучы балалар өчен бәйрәм оештырдылар. Кечкенә тукайлылар кызыксынып Халыклар дуслыгы көненең тарихын тыңлады. Укучылар поселоктагы китапханә мөдире Тамара Лобовага сораулар яудырдылар. «Браво» үзәге директоры Анна Шәрифҗанова балалар арасында уеннар оештырды. Алар ярдәме белән укучылар «бердәмлек» сүзенең мәгънәсенә төшенделәр. Анна Шәрифҗанова, «Браво» үзәге директоры
-
Халыклар бердәмлеге көненә багышлап (фото)
Шилнәбаш авылында яшәүче балаларга Халыклар бердәмлеге көне турында сөйләделәр. Чара авылның Мәдәният йортында оештырылды. Шилнәбаш китапханәсе мөдире Нурзилә Бариева һәм Мәдәният йорты директоры Анжелика Пономарева укучыларга әлеге бәйрәмнең тарихын бәян иттеләр. Укучылар игътибарына «Сугышчылар даныннан халыклар бердәмлегенә» дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар төрле уеннарда, бәйгеләрдә катнашты, дип хәбәр...
-
Тукайлылар өчен «Сәламәтлек әлифбасы» (фото)
Сәламәтлекне кечкенәдән үк сакларга кирәк. Шилнәбаш авылы мәктәбе укучыларына моны эшләүдә Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Шәфкать» үзәге ярдәмәт итте. Үзәк белгечләре балалар өчен «Сәламәтлек әлифбасы» дип исемләнгән спорт чарасы оештырдылар. Стартка 3 команда чыкты: «Яшен», «Динамит» һәм «Шайба». Алар төрле спорт уеннарында көч сынашты. Чараның...
-
Бәйрәм белән, хөрмәтле райондашлар!
Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйм. Халыклар бердәмлеге көне ерак ата-бабаларыбызның каһарманлыгына баш ию генә түгел. Халыклар бердәмлеге гомер-гомергә Россиянең төп милли көче булды. Халыклар, мәдәниятләр, диннәр бердәмлеге - җиребездә тынычлык һәм татулык нигезе ул. Тарихи гореф-гадәтләрне саклау, төрле телләрдә сөйләшүче, төрле дин тотучы, төрле караштагы кешеләрнең...