Халыклар бердәмлеге көненә багышлап (фото)
Шилнәбаш авылында яшәүче балаларга Халыклар бердәмлеге көне турында сөйләделәр. Чара авылның Мәдәният йортында оештырылды. Шилнәбаш китапханәсе мөдире Нурзилә Бариева һәм Мәдәният йорты директоры Анжелика Пономарева укучыларга әлеге бәйрәмнең тарихын бәян иттеләр. Укучылар игътибарына «Сугышчылар даныннан халыклар бердәмлегенә» дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар төрле уеннарда, бәйгеләрдә катнашты, дип хәбәр...
Шилнәбаш авылында яшәүче балаларга Халыклар бердәмлеге көне турында сөйләделәр. Чара авылның Мәдәният йортында оештырылды. Шилнәбаш китапханәсе мөдире Нурзилә Бариева һәм Мәдәният йорты директоры Анжелика Пономарева укучыларга әлеге бәйрәмнең тарихын бәян иттеләр.
Укучылар игътибарына «Сугышчылар даныннан халыклар бердәмлегенә» дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар төрле уеннарда, бәйгеләрдә катнашты, дип хәбәр итә Шилнәбаш авылының китапханәсе мөдире Нурзилә Бариева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев