Бергә тормыш итү кагыйдәләре бик гади – бер-береңне тыңлап, юл куеп яшәргә кирәк
Халыкара гаилә көне уңаеннан Боерган авылының «Акчарлак» күпфункцияле үзәгендә «Тату гаилә – ил күрке» дип исемләнгән тантаналы бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмдә озак еллар пар канат булып, тату гомер иткән гаиләләрне зурладылар. Алар – Боерганнан Сәләхетдин белән Нәҗибә Авзалетдиновар, Шәйхразый һәм Шәргыя Салиховлар, Фоат һәм Гөлфия Мәхмүтовлар, Әхмәтнур һәм Бибинур Хәмәтовлар, Күзкәйдән Мулланур һәм Роза Сабировлар, Яңа Бүләктән Нәзир һәм Дилбәр Гыймазетдиновлар, Калмаштан Салават һәм Равия Габдуллиннар. Парларның һәрберсе Ходай насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши белә. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән әлеге парлар күңелдә хөрмәт һәм соклану уята.
60 ел элек кавышкан Сәләхетдин белән Нәҗибә Авзалетдиновлар бүгенге тантананың иң кадерле кунаклары иде. Шулай булмый ни, 60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Бүген алар мәхәббәт тарихларын искә төшерделәр. 1958 ел була ул. Сәләхетдин ул елны Калмия юлын еш таптый. 22 яшьлек Нәҗибә Боерган егетен үзенә гашыйк итә. Яшьләр озак очрашып йөрмиләр, танышканнарына өч ай тулгач кавышалар. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып өч бала дөньяга килә. Өчесе дә яхшы тәрбия алып, бүген тормышта үз урыннарын тапканнар.
Чыннан да, шул гомер эчендә ни генә кичермәгән бу ике җан. Шатлыклары да, кайгылары да уртак булган. 60 ел дәверендә сөям, яратам дигән сүзләр әйтелдеме икән? Анысы мөһим дә түгелдер инде. Аларның бүген бер-берсенә олы хөрмәт белән караулары ят кешегә дә сизелеп тора.
– Төрле чаклар булды. Тормыш бит ул. Бар гомер эштә үтте. Колхозда нинди эш бар, барысын да эшләдек. Иртән китеп, караңгыда гына кайткач, талашасы килеп тормады. Сабыр да була белергә кирәк. Без начар яшәмәдек. Бабам да бик уңган, тырыш кеше, – дип мактап куя картын Нәҗибә апа.
Әти-әниләрен олы юбилей белән котларга кызлары Маһира да килгән иде.
– Авыл тормышы җиңел булмады, ләкин алар беркайчан да зарлануны белмәде. Һәр эштән тәм табып, гомернең кадерен белеп яшәделәр, тормыш йөген дә икәүләп тарттылар. Мең рәхмәт әйтеп, алар алдында баш иябез. Әле озак еллар әти-әнинең изге догаларын тыңлап, йөрәк җылысын һәм шифалы сулышларын тоеп яшәргә насыйп булса иде, – дип теләде кызы.
Тугызынчы дистәләрен ваклап баруга карамастан, Нәҗибә апа белән Сәләхетдин абый бүген дә авыл тормышы белән кайнап яшиләр. Нәҗибә апа никах, туйга әзерләнүче гаиләләргә чәкчәкләр пешерешә, мәҗлеснең нечкәлекләрен ача, ә Сәләхетдин абый авылның иң мөхтәрәм дин кешесе. Абзарлары тулы кош-корт, сыер да тоталар.
55 ел бергә гомер иткән Шәйхразый һәм Шәргыя Салиховлар гаиләсе дә сокланып туя алмаслык. Инде 50 елдан артык бергә гомер кичерүләренә карамастан, бер-берсенә карата җылы хисләрен җуймаган пар бу. Тантананың азагына кадәр кулга-кул тотынышып утырдылар.
1963 елның 17 июнендә бер-берләрен табып кавышканнар алар. Нәкъ шушы көнне күкләрдә бу ике яшь йөрәкнең никахлары бер һәм гомерлек булсын дип язылгандыр.
– Шәйхразый үзе Чебенле авылыннан. Безнең авылга – Иске Байларга Сабан туена төшкәч таныштык. Ул вакытта бер кыз белән йөри иде. Белмим, кай җиремне ошаткандыр, мине күргәч, ташлаштылар аның белән. Атна-ун көн йөрешкәч кавыштык. 24 июньдә килен булып төштем, – дип искә алды Шәргыя апа.
Сүзгә килеп, орышкан чаклар булдымы, дип сорагач, хәзер дә талашабыз, дип көлдерде Шәргыя апа. Тик ничек кенә сүзгә килсәк тә, уртак йорттан чыгып киткән булмады, дип, 55 ел бергә яшәүнең серен ачты Салиховлар гаиләсе.
Шәйхразый абый белән Шәргыя апа икесе дә һөнәрнең аяк өсте йөреп, зур хезмәт куеп эшли торганын сайлаганнар. Шәргыя апа фермада бозау, тавык караса, Шәйхразый абый көн-төн басуда булган. Эшкә җиң сызганып, батыр йөрәк белән тотынганнар. «Эшләп кеше үлми. Эштән курыкмагыз, тырыш булыгыз. Янәшәңдә тугры терәгең булса, бер авырлык та кичмәслек түгел», – дип яшьләргә үз киңәшләрен бирәләр алар.
Мулланур һәм Роза Сабировларның 50 елга тулган уртак гомер юлы үзе бер тарих. Мулланур абый үзенең тырышлыгы, фидакарьлеге нәтиҗәсендә җитәкче урыннарда эшләгән. Бүген район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы президиумы әгъзасы, спорт ярышларын оештыручы һәм анда актив катнашучы. Ә Роза апа гомерен балаларда игелек һәм намуслылык сыйфатлары тәрбияләүгә багышлаган укытучы һәм китапханәче.
Аларның бергә уздырган илле ел гомерләрендә барысы да булган: шатлыгы да, кайгысы да, авырлыклары да, бәйрәмнәре дә. Болар барысы да узган, онытылган, ә менә бер-берләренә булган мәхәббәтләре калган, ул әле дә аларның йөрәгендә.
Фоат һәм Гөлфия Мәхмүтовларның гаилә корганнарына быел 45 ел тула. Фоат абый 52 еллык стажлы шофер һәм атказанган машина йөртүче исеменә лаек булган, ә Гөлфия апа биш бала анасы һәм Ана даны медаленә ия ханым. Авылда аларны хөрмәт итмәгән, аларга сокланмаган кеше юктыр.
Бу тантаналы көндә кадерле әтисе белән әнисен котларга бирегә олы кызлары Гүзәлия, киленнәре Инзилә һәм оныклары Индира да килгән иде.
– Гомерләре буена изге юлдан барган, тормыш авырлыкларыннан сынмаган-сыгылмаган әти-әниебезгә без чиксез рәхмәтле. Алар безнең өчен зур бер өлге, оныклары өчен үрнәк булып тора. Кадерлеләребезнең бүгенге көндә исән-сау булуларына, изге догаларыннан ташламыйча, безгә терәк булып торуларына без бик шат, – диде Гүзәлия.
Әхмәтнур һәм Бибинур Хәмәтовлар Боерган авылының тагын бер үрнәк гаиләсе. Әхмәтнур абый гомерен техника янәшәсендә, басуда үткәргән кеше. «Эштән кайтып кергәч, өстендәге күлмәген сыгып алырлык була иде. Үз эшен бөтен җаны белән яратты. Җир сөргәндә, тракторыннан төшеп, һәрбер ташны, таякны үз куллары белән ала иде», –дип җылы сүзләр белән ирен мактады Бибинур апа. Әхмәтнур абый фидакарь хезмәте өчен медаль белән бүләкләнгән. Бибинур апа гомерен балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлаган. Хәзер дә шул һөнәрен дәвам итә ул. Әлеге гаиләнең хәзерге көндә нигезләре ныклы, балалары үзләре кебек тәрбияле, акыллы, эшчән булып үсеп, тормышта үз урыннарын тапканнар.
Калмаш авылында яшәүче Салават һәм Равия Габдуллиннарның иңне-иңгә куеп гомер кичерүләренә быел 38 ел. Салават абый белән Равия апа икесе дә белем бирү тармагында кайнаган, үз гомерләрен укыту, тәрбия бирүгә багышлаган кешеләр. Хәзер кече уллары Айрат та әти-әнисенең һөнәрен дәвам итә – ул Калмаш авылы урта мәктәбенең директоры. Олы уллары шулай ук тормышта лаеклы урын тапкан. «Тату яшәүнең бернинди дә сере юк, без бар эшне бергә тарттык, аңлашып яшәдек», – ди Равия апа.
Тантанада шулай ук Яңа Бүләк авылыннан Нәзир һәм Дилбәр Гыймазетдиновлар да бар иде. Районыбызда әлеге парлы сандугачларны белмәгән кеше юктыр. Икесе дә иҗат кешеләре, райондашларына рухи азык бирүчеләр.
– Бергә тормыш итү кагыйдәләре бик гади: бер-береңне тыңлап, юл куеп яшәү – иң мөһиме! Үз горурлыгыңны бераз тыеп, иптәшеңнең сүзен тыңлап яшәргә кирәк. Гаиләдә сүзгә килгән очракта, беркайчан да бер генә гаепле кеше булырга тиеш түгел. Икебездә дә гаеп бар дип, дуслашу юлларын эзләргә кирәк, – ди Дилбәр ханым.
Әлеге тантанага килә алмаган, 50 ел бергә гомер кичергән һәм шулай ук олы хөрмәткә лаек Фәрит Һәм Лида Әхмәтовлар (Боерган) җылы сүзләр белән телгә алынды. Фәрит абыйны Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ә Лида апаны атказанган укытучы исеменә лаек икәнлеген әйтеп үттеләр.
Бәйрәмдә кунакларны Боерган авыл жирлеге башлыгы Зарифьян Камилянов, район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина, район китапханәләр челтәре җитәкчесе Ләйсән Йосыпова, район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев