21 май 2018 яңалыклары
-
Татарстанга чәршәмбедән эссе көннәр әйләнеп кайтачак
23 майда көндез республика территориясендә 23-28 градуска кадәр җылытачак.
-
Туган телен өйрәнергә теләмәүчеләр гариза язарга тиеш
"Татарстан - милләтебезнең төп саклану урыны"
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Ислам динен рәсми кабул иткән көн уңаеннан котлады
Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен рәсми кабул иткән көнен бәйрәм итү һәммәбезгә күңел тынычлыгы, җан азыгы бирсен, диелгән президент котлавында.
-
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Быел фитыр сәдакасы 100 сум күләмендә билгеләнде. Байлар өчен ул 600 сумнан. Байлар диеп без зәкать бирерлек малы булган кешене әйтәбез. Зәкатҗнең нисабы быел 210000 сум тәшкил итә, бу алтын белән хисаблаганда. Фидия сәдакасы 200 сум. Ягъни кайбер мөһим сәбәпләр аркасында ураза тота алмаган кешеләр шушы сәдаканы бирәләр.
-
Бабайлар әйткән : “Бүген яңгыр яуса, гөмбә күп булыр ”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ
-
Бергә тормыш итү кагыйдәләре бик гади – бер-береңне тыңлап, юл куеп яшәргә кирәк
Халыкара гаилә көне уңаеннан Боерган авылының «Акчарлак» күпфункцияле үзәгендә «Тату гаилә – ил күрке» дип исемләнгән тантаналы бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмдә озак еллар пар канат булып, тату гомер иткән гаиләләрне зурладылар. Алар – Боерганнан Сәләхетдин белән Нәҗибә Авзалетдиновар, Шәйхразый һәм Шәргыя Салиховлар, Фоат һәм Гөлфия Мәхмүтовлар, Әхмәтнур һәм Бибинур Хәмәтовлар, Күзкәйдән Мулланур һәм Роза Сабировлар, Яңа Бүләктән Нәзир һәм Дилбәр Гыймазетдиновлар, Калмаштан Салават һәм Равия Габдуллиннар. Парларның һәрберсе Ходай насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши белә. Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән әлеге парлар күңелдә хөрмәт һәм соклану уята.
-
Газетага язылучыга – телевизор!
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте газета-журналларга язылучылар арасында чираттагы мәртәбә телевизор уйната. Отышта катнашу өчен 2018 елның икенче яртысына «ТАТМЕДИА» АҖ чыгара торган өч яки аннан артыграк матбугат чарасына язылырга кирәк.
-
Машина йөртүчеләрнең куркынычсызлык жилеты булырга тиеш
Быелның март аеннан машина йөртүчеләргә яктылык кайтаргыч элементлар кергән яки тулысынча яктылык кайтаргыч төстән торган киемнәр йөртү турындагы кагыйдә гамәлгә керде. Бу киемнәр тәүлекнең караңгы вакытында җирле пунктлардан читтә юл өстендә яки юл кырыенда туктаганда кирәк.