Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Бердәм социаль юл йөрү билетлары кире кайта

Узган елның 19 декабрендә ТР Министрлар Кабинетында айлык социаль юл йөрү билетларыннан һәм транспорт карталарыннан файдалануны айга 30 тапкырга гына калдыру турында карар кабул ителгән иде.

Әлеге карардан ризасызлык белдереп, халык күпсанлы мөрәҗәгатьләр белән чыкты. Мәсьәлә 12 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән эшлекле киңәшмәдә каралып, ТР Министрлар Кабинетының 19 декабрь карары көчен югалткан дип табылды һәм 2012 елның 13 гыйнварында кабул ителгән яңа карар нигезендә ташламалы гражданнарга юл йөрүнең элеккеге системасы кире кайтарылды, ягъни бердәм социаль юл йөрү билетлары белән җәмәгать транспортына утыру саны чиксез булып калды.
Татарстан Республикасы территориясендә ташламага ия гражданнар җәмәгать транспортында гыйнвар ахырына кадәр 30 тапкыр утыру өчен генә алынган талоннарын һәм ташламага ия булу турындагы документларын күрсәтеп йөрергә тиеш булалар. Утыру саны, әлбәттә, чикләнми. Ә 1 февральдән алар кабаттан бердәм социаль юл йөрү билетларыннан файдалана башлыйлар.
2012 елның беренче кварталында республиканың Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән кебек эре шәһәрләрендә "Транспорт карталары" кертү дә планлаштырыла.
Бердәм социаль юл йөрү билеты өчен күчерелә торган акча күләме 2012 елның 1 гыйнварыннан өлкәннәр өчен - 342 сум, балалар өчен 206 сум тәшкил итәчәк.
Транспорт предприятиеләренә республика бюджетыннан бирелә торган компенсация күләменең артуы турында карар кабул ителү сәбәпле, транспорт чараларындагы техник һәм санитар нормаларның үтәлешенә дә контроль көчәячәк, дип белдерелде ТР Министрлар Кабинетында видеорежимда үткән брифингта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев