17 гыйнвар 2012 яңалыклары
-
Тузан суыргычны Ташкичү авылыннан Касыйм абый отты
2012 елның I яртыеллыгына газетага яздыру тәмам. Шөкер, укучыларыбыз саны сизелерлек артты, "Якты юл", "Светлый путь" газеталары барлыгы 4807 гаиләгә киләчәк. Елны укучыларыбызны шатландырудан башлыйбыз. Газета укучыларыбыз редакциягә җибәргән квитанцияләре белән лотерея уйнаттык. Төп бүләк - тузан суыргычны Ташкичү авылында яшәүче Касыйм Гыйлаев отты. Ул квитанциясен дә безгә иң беренчеләрдән...
-
Җинаять эшләре ачыла тора
Узган ел ахыры, яңа ел башы районда криминаль хәлләрсез генә үтмәде. Ел башының беренче көннәрендә Нефтебаза поселогында ике ир-ат арасында чыккан бәхәс берсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү дәваханәсенә эләгүе белән тәмамланды. Элек хөкем ителгән ир икенчесенә пычак белән кадый. Әлеге эш буенча җинаять эше кузгатылды. Иске Җирекледә билгесез затлар бер веранданы...
-
Бердәм социаль юл йөрү билетлары кире кайта
Узган елның 19 декабрендә ТР Министрлар Кабинетында айлык социаль юл йөрү билетларыннан һәм транспорт карталарыннан файдалануны айга 30 тапкырга гына калдыру турында карар кабул ителгән иде.
-
Депутат ярдәмчесе кабул итә
21 гыйнварда, шимбә көнне район хакимияте бинасының 116нчы бүлмәсендә (адресы: Яр Чаллы, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиевның ярдәмчесе Эмиль Хәйретдинов сайлаучыларны 9.00дән 10.00 сәгатькә кадәр кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82.