Узган елның декабрь ае халыкның түземлеген, нервларын шактый туздырды. Чит ил валютасының рубльгә карата артуы сәүдә, сәнәгать һәм башка күп тармакларның эшенә, җитештерүчәнлегенә кире йогынты ясады. Доллар-евроның өскә үрмәләве нәтиҗәсендәге азык-төлеккә, телевизор, суыткыч ише көнкүреш җиһазларына, чит ил маркалы машиналарга бәяләрнең кисәк кенә күтәрелүе ушны гына алып калмады, телсез калдырды....
Бәйрәм ялларыннан соң чыккан газетаның беренче санын якты өметләргә, эшләргә багышланган язмадан башлыйсы килгән иде дә, ләкин чынбарлыкта булган хәлләрне күрмәмешкә салышып та булмый. Ил, республика өчен авыр мәлдә халыкны борчыган мәсьәләләрне дә игътибарсыз калдыру мөмкин түгел. Шуларның берсе - азык-төлек бәяләре.
Кибеткә кергән саен татар халык җырындагы: «Аерма мине кара ипидән, сөтле чәемнән» дигән юллар искә төшә. Ник дигәндә, нәкъ менә сөт, сөт продукциясенә бәяләр иң беренче чиратта өскә үрмәләде. Шәхсән үз гаиләм өчен сатып ала торган сөтнең бер литры көз көне генә 24-25 сум булса, хәзер аны түгәрәкләгәндә 30 сумга сатып алам. Сирәк-мирәк йогурт белән сыйланган булсак, аның бәясе дә күпкә кыйммәтләнде. Ярты литры 36 сум тирәсе булган булса, хәзер 40 сумга әйләнде. Эремчек, акмай, сыр турында әйтәсе дә юк. Ит бәяләре дә үзгәрде. Сыер итенең килограммын хәзер базарда 240 сумнан алып итнең урынына карап, 400 сумнан саталар. Моңа кадәр Чаллы базарында ару гына сатулашсаң сыер, тана итенең килограммын 200 сумнан да сатып алырга була иде. Болай исә, сатучы куйган бәядән алганда, берничә ай элек кенә итне 220 сумнан җибәрделәр. Шикәр комы, ярмалар, камыр ризыклары, балык бәяләре дә күзгә күренеп үсте. Монополиягә каршы хезмәт тикшерүләр үткәрәчәк, азык-төлеккә бәяләр ясалма арттырылган дисәләр дә, халык аларга артык ышанмый - күтәрелгән бәяләрнең төшкәне юк әле. Эзләнә торгач Россиянең икътисад үсеше министрлыгының сайтында бу елда яшәү минимумы илдә 8 200 сум булачак дип тә язганнар. Әлеге сан хәзергә төгәл түгел, үзгәрешләр булырга мөмкин дисәләр дә, монысы да эчкә җылы кертә. Яшәү минимумының артуы, пенсияләрнең, башка төр социаль түләүләрнең күләмен арттыру ил бюджетын шактый саегайса да, дәүләттә утыручылар халыкны кайгырта дигәнгә ышаныч туа. Республикада пенсия яшендәге кешеләрнең яшәү минимумы аена
6 310 сум күләмендә булачак дип расланды Дәүләт Советы депутатлары белән гыйнвар башында. Узган ел белән чагыштырганда ул 6,7 процентка күбрәк.
Игенчеләргә җиңел булмаячак
Кризисның республика авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә дә авырлыклар китерәчәге көн кебек ачык. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов:
- Авырлыкларга карамастан, чәчүлек мәйданнарын узган елдагыча 2,9 млн гектар күләмендә саклап калырга кирәк. Язгы кыр эшләренә кирәкле матди ресурсларны да бүгеннән үк әзерләп кую зарур. Язга таба ашлама, запас частьлар, орлык бәяләре тагын да кыйммәтрәк булачак, - диде республикакүләм киңәшмәдә. Чәчүгә әзерлекнең иң авыр өлеше акчалата тәэмин ителешкә барып тоташа. Министр сүзләренә караганда, республикада чәчү кампаниясен уздыру өчен генә дә 17 млрд сумнан артык акча кирәк. Гомумән алганда, язгы кыр эшләре быел якынча 5 млрд сумга кыйммәтрәк булыр дип фараз кылына.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә дә язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләргә артык ашыкмыйлар әлегә. Идарә башлыгы Хәйдәр Сабитов язгы кыр эшләренә яхшы әзерлек алып баручы «Гигант», «Кама» агрофирмасын, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкны гына телгә алды.
Без «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов белән телефон аша элемтәгә кердек. Аның белән быелгы авыр шартларда язгы кыр эшләренә әзерлекнең ничек баруы, бәяләр арту нәтиҗәсендә материаль ресурслар белән тәэмин ителеш турында сөйләшеп алдык.
- Кризис, бәяләр арту шартларында, әлбәттә, безгә - авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә авырга туры киләчәк. Үзебезнең хуҗалык турында сөйләсәк, без бәяләр очсызрак вакытта чәчүгә керергә җитәрлек ягулык-майлау материалларын, запас частьлар сатып алырга өлгердек. Техника паркында булган барлык төр техниканы да көздән үк төзекләндерә башладык. Кайсысына капиталь ремонт үткәрдек, агымдагы төзекләндерү эшләре бара. Бүгенге көндә төзексез торган бер техника да юк. Мондый киеренке шартларда хуҗалыкта эшләүчеләрнең хәленә кереп, аларның хезмәт хакын 10-15 процентка арттырырга тырыштык, - диде Риф Хәниф улы.
Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, иң зур кыенлык ашлама сатып алу белән бәйле булачак. Әле күптән түгел генә ул хуҗалыкка 100 тонна ашлама кайтарткан. Аны алар быел кыйммәтрәк бәядән - 1 млн 700 мең сумга сатып алганнар. Быел язгы кыр эшләренә хуҗалыкка өстәмә 1 млн сум акча тотарга туры киләчәк.
- Ашлама сатып алганнан соң аның бәясе тагын кыйммәтләнде. Субсидиягә, дәүләт ярдәменә генә дә ышанып ятарга ярамый, - диде Риф Имамов.
Фатир сатам - кем ала?
Илдәге икътисади киеренкелек күчемсез милек базарына да йогынты ясамый калмады. Агымдагы елда әлеге тармакта ниләр булыр дигән сорау күпләрне борчый. Узган елның соңгы аенда илдә фатирларга, йортларга бәяләр шактый арткан иде. Белгечләр әйтүенчә, 2015 елда ил буенча торакка булган бәяләр, һичшиксез, төшәчәк, фатирлар очсызланачак. Ләкин моның кайсы вакытта булачагын алар төгәл генә әйтә алмыйлар. Бәяләрнең төшүе башлыча икенчел торакка кагылачак. Ә яңа йортлардан фатир алучыларга исә ташламаларга өметләнәсе юк.
Республикада хәл ничегрәк булыр икән соң? Казанда декабрь аенда узган Саммит вакытында күчемсез милек буенча белгечләр әлеге сорауга җавап бирергә тырышты.
ТР Риэлторлар Гильдиясе президенты Андрей Савельев күчемсез милеккә - нигездә торакка кертелгән инвестицияләрне иң ышанычлысы дип билгеләп үтте. Өлешчә торак төзүдә катнашырга теләп, килешү төзүчеләр саны 2014 елда 22,4 процентка арткан. Ипотека буенча торак алу узган елда 40,4 процент тәшкил иткән. Андрей Савельев агымдагы елда ипотеканың кыйммәтләнүен фаразлый. Бу, әлбәттә, Россия Үзәк банкының процент ставкаларын 10,5 процентка күтәрүе белән аңлатыла.
- Бүген фатир алуга банк бирә торган кредит ставкалары 17- 20гә кадәр күтәрелде. Бу - ипотека буенча торак алучылар саны кимүгә китерде. Банклар хәлне февраль-март айларында уңайланыр дип вәгъдә итә, - диде безгә Чаллыда эшләүче «Ихлас» күчемсез милек агентлыгы җитәкчесе Рүзилә Хамматова.
Без өйрәнгән инде
Әлеге язманы басмага әзерләгән чакта без районда яшәүчеләр арасында да сораштыру уздырдык. Кризис, бәяләр артуга зарланучылар булса да, күбесе әлегә авырлык сизмибез дип җавап бирделәр. Шулай диючеләрне нигездә эшләүче яшьләр, урта буын вәкилләре тәшкил итте.
Марат Мөхәммәдиев, Биклән авылы, 48 яшь:
- Һәр ел башында торак-коммуналь хезмәтләргә, бар әйбергә бәя артуга өйрәнеп беттек инде. Шуңа күрә монысына да артык ис китмәде. Авылда яшәгәнгәме, ризыкка бәя артуга да гаҗәпләнмәдек. Ит, сөт, яшелчәсен үзебез җитештерәбез, үстерәбез бит. Иң мөһиме - сәламәтлек. Авырлыклар - килеп-китә торган нәрсә. Акчаларны бераз кысыбрак, уйлабрак тотсак, бу авыр вакытны да артык тетрәнүләрсез уздырырга була. Тырышырга, төшенкелеккә бирелмәскә генә кирәк.
Илмира Мортазина, Түбән Суыксу авылының «Ак каен» балалар бакчасы мөдире:
- Илдә кризис, бәяләр артты дип сөйләп, уфтансалар да, үзем аны әлегә тоймыйм. Алда нәрсә буласы билгесез, әлбәттә. Тора-бара тормыш итү авырлашса, чыгымнарыбызны киметергә дә туры килер, бәлки. Ләкин алдагысын күз күрер, алдан хафаланмаска тырышам. Якыннарым белән яхшыга өметләнеп яшибез.
Фото vechufa.ru сайтыннан алынды.
Нет комментариев