15 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Куршеләребез Зәйдә "Тынычлык" мәчете ишекләрен ачты
Бүген Мирный бистәсендә зур вакыйга булды: көтеп алынган мәчет ачылды. Әлеге гыйбадәтханә - шәһәрдә - 5, районда исә 28нче мәчет. Аның ачу тантанасында ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Самигуллин , мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, район мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов, күрше район имам-мөхтәсибләре, мәхәллә...
-
Яр Чаллы Дәүләт драма театрында премьера
Яр Чаллы татар драма театры артистлары Карло Гольдониның «Ике хуҗаның хезмәтчесе» дип аталган пьесасы буенча комедия куярга әзерләнә. Спектакльдә яшь артистлар катнаша. Тамашачыларга Италия стилендә кызыклы декорацияләр, костюмнар тәкъдим ителә.'Тамашаның үзенчәлеге - татар сәхнәсендә кулланылган яңа алым - кайбер персонажлар азаккача битлектән уйный. Бер үк вакытта ике хуҗага ялланып, әмма...
-
Иске Дөреш авылыннан бәйләү остасы Рәмзия Шәехова
"Һөнәр - алтын беләзек" бәйгесендә катнашырга теләк белдерүчеләрдән хатлар килү дәвам итә. Рәмзия ханымның эшләрен интернет аша юллаучылар , кызганычка каршы, электрон адресыбызның үзгәрүен искәрми калган. Шулай да, соң булса да - уң булсын, диясе килә. Сайтка керүчеләр бу останың эшләрен рәхәтләнеп карый ала. Бәйгедә җиңү өчен тавыш җыю хәзер...
-
Бәяләр артса да, Тукай районы халкы төшенкелеккә бирелмәскә тырыша.
Узган елның декабрь ае халыкның түземлеген, нервларын шактый туздырды. Чит ил валютасының рубльгә карата артуы сәүдә, сәнәгать һәм башка күп тармакларның эшенә, җитештерүчәнлегенә кире йогынты ясады. Доллар-евроның өскә үрмәләве нәтиҗәсендәге азык-төлеккә, телевизор, суыткыч ише көнкүреш җиһазларына, чит ил маркалы машиналарга бәяләрнең кисәк кенә күтәрелүе ушны гына алып калмады, телсез калдырды....