Авылда сыерсыз булмый
Бер сыер җиде кешене ашлы итә дигән гыйбарәне укыганым бар иде. Хактырмы-юкмы. Санап-исәпләп карамыйча гына язмаганнардыр. Ни әйтсәң дә, терлекле тормыш - тернәкле инде ул.
Табыныбызны сөт-ит ризыкларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Тик менә бер нәрсә эчне пошыра: авылда шәхси хуҗалыкларда сыер саны кими башлады. Безнең Күзкәйдә 2010 елда 185 баш сыер булган, бүген ул сан 32гә кимегән. Сыер асрау өчен беренче карашка бөтен шартлар бар кебек. Күпме кирәк, шул кадәрле күпьеллык үләнен, саламын алып була, фуражлык ашлыкны да теләгән кадәре ал. Кирәк кешегә китереп үк бирәләр. Хәзер хәтта чокыр-чакыр, урман буендагы каерылып уңган печәнне дә чабып алучы юк. Кыскасы, азыкка кытлык юк. Баш саны кимүнең сәбәбе нәрсәдә? Сыер асраучы байтак кеше белән сөйләштем, җаваплар төрле. Күршебездә генә Нәзирә белән Мансур Хәсәншиннар кош-корт, сыер асрап дөнья көтә.
- Сыер асрауның мәшәкате күп билгеле. Мәшәкатьсез тормыш булмый инде ул, - диде Нәзирә. - Яздан ук кышлык азык хәстәрен күрергә кирәк. Аны арзан димәс идем. Чөгендер чәчәбез, аны ничә тапкыр эшкәртергә кирәк. Сәламәт кешегә куанычлы мәшәкатьләр алар. Аның каравы тамагың сыйлы. Читтә яшәгән елларым булды. Ни генә булмасын, хәзергә малдан аерылырга исәбем юк.
Гаилә башлыгы Мансур гомер буе хуҗалыкта электрик булды. Лаеклы ялда булса да, эшләвен дәвам итә. Хезмәт хакына хуҗалыктан терлек азыгы алып була.
Китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова:
- Мин сыерлы өйдә үстем. Авыл тормышын, йорт-җирен сыерсыз күз алдына китерә алмыйм. Терлек асрау крестьянның канына сеңгән фал бит ул. Үз байлыгым. Сөтең дә, итең дә үзеңнеке. Әле калганын кешегә дә сатып бирәсең. Тик менә бездән сөтне 8-9 сумга җыеп, кибеткә аның литрын 25-30 сумга сатуларын күрү күңелне кыерсыта. Икенче яктан бозауларың уйнаклап йөрсә күңел сөенә. Сыер бозаулау үзе бер куанычлы вакыйга: җаннан җан яралу бит ул, малың ишәю. Белмим тагын, мин үзем авыл тормышын сыерсыз күз алдына китерә алмыйм. Баш саны кимүнең төп сәбәпләреме? Беренчедән, азык әзерләү бик кыйммәткә төшә. Терлек асрауга киткән чыгым капланмый. Аннары, авылда җиңелрәк яшәргә тырышучылар арта. Хәер, моңа һәркемнең хакы бар, - диде.
Авылның ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе, авыл җирлеге советы депутаты Мулланур Сабиров ул чыгымнарны тиенен тиенгә туры китереп исәпләгән.
- Бер сыерны ел буе асрауга киткән чыгым 70 мең сумга җыела, - диде ул, исәп-хисап кәгазен күрсәтеп. - Минем үземнең пай җирем бар, печәнен үстерәм, анысы. Барыбер дә сыер асрау кыйммәткә төшә. Базар мөнәсәбәтләре авыл халкын да санап, исәпләп карарга өйрәтте. Исәпләп, чагыштырып карыйлар да, табышлы булмагач, кул селти. Малны көтүгә йөртү сезонга 8 мең сумга төшә. Терлек саны кимүнең тагын бер сәбәбе - авыл картая.
Бер сыерның җиде кешене сыйлы итүе хактыр, анысы. Өстәлләребез, шөкер, мул ризыклы. Тик менә җитештерелә торган продукциянең бәясен бераз тормышка яраклаштырсыннар, аны иркенләп сату базары булсын иде, диючеләр дә булды. Бер шешә минераль су 15-20 сум тора, ә сөтнеке ун сумга да җитми. Ләкин зарланучылардан сыер кирәклеген дәлилләүчеләр күбрәк. Куанычка каршы диимме, ил башының сыер асраучыларга матди ярдәм күрсәтү өчен республика бюджетыннан бер миллиард сум акча бүлеп бирү турындагы карары күңелләргә өмет салган. Димәк, дәүләт авылның терлек асраучысы ихтыяҗларына йөзе белән борыла башлаган. Әнә, май-июнь айларында районыбыздагы һәр сыер хуҗасына 680шәр сум акча бүлеп бирелде. Бирелгән сумма, бәяләр белән чагыштырганда, алай зур булмаса да, күңелләрдә өмет кабыза торган гамәл бу. Дәвамлы була күрсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев