Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Алмазлылар чәчүне төгәлләп, күрше хуҗалыкларга ярдәм итә

"Алмаз" хуҗалыгында язгы чәчү эшләре тәмамланды. Хәзерге көндә алар Илдар Гәрәевнең крестьян-фермер хуҗалыгына ярдәм итәләр. Анда алмазлылар катнашазык чәчү белән мәшгуль.

- Аллага шөкер, хуҗалыгыбызда чәчүне вакытында төгәлли алдык. Барлыгы 1518 гектар җиребез бар. Шуның 546 гектарын күпьеллык үлән, калган мәйданын уҗым алып тора, бөртекле, кузаклы культуралар, азык культуралары чәчелгән. Күрәсезме, борчак та инде тишелеп чыккан, - дип сөйләп китте "Алмаз" хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мифтахов күрше КФХ кырына юл тоткан арада. - Авыл хуҗалыгы тармагында кеше факторы мөһим бит. Егетләребезнең тырышып, яхшы эшләүләре нәтиҗәсендә эшне әнә шулай вакытында башкарып чыга алдык та инде, - диде ул.

"Алмаз" хуҗалыгында үз эшенең осталары булган тәҗрибәле белгечләр белән беррәттән, Илвир Фәрдиев, Равил Богатеев кебек яшьләр дә бар. Алар үҗәтлекләре, тырышлыклары белән өлкән хезмәттәшләреннән бер дә калышмыйлар: иртәнге биштә техника белән бергә басуга чыгалар, кичке сигезләрдә бергә кайталар.

Техника белән тәэмин ителешкә килгәндә, хуҗалыкта аның байтагы инде иске, шулай да алмашка яңалары да кайтарылган. Әле күптән түгел "Полесье" дигән терлек азыгын җыючы комбайн, яңа чәчү агрегаты алганнар. Урып-җыюга кадәр яңа комбайн кайтарту ниятләре дә бар.

- Үзебезнең техникабыз үзебезгә җитә. Моннан тыш, орлык һәм ашлама белән дә тоткарлыклар юк бездә, - диде Зөфәр Фәрвай улы, эшнең никадәр уйлап оештырылуына ишарәләп.

Без сөйләшкән арада да КФХ басуында алмазлылар җиң сызганып эшләрен дәвам иттеләр. Катнашазыкны чәчеп бетерү белән аларның кукурузга да керешәселәре бар. Санаулы көннәр эчендә бу эшне дә башкарып чыгарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы