Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«100 яшем минем Аллаһы биргән нигъмәт», – ди Фатыйма әби

Соңгы вакытта Әҗмәкәй авылында истә калырлык тарихи вакыйгалар булып тора. Күптән түгел 74 ел элек яу кырында һәлак булган яшь солдат Хәмәт Газизовның җәсәден кайтарып җирләделәр. Аның егет чагын авылның иң өлкән кешесе, 100 яшен тутырган Фатыйма әби Мөхәммәтгариф кызы Мөхәммәтгарипова ачык хәтерли. Уен-көлкегә һәвәс, эш сөючән, сабыр холыклы егет...

Яшьлек хатирәләре

Еллар күләгәсен артка калдыра-калдыра, бер мәлгә яшьлегенә кайтып килә ул. Буй җиткән кыз туган авылында әнисеннән һәм абыстайдан тырышып дин сабаклары үзләштерә, гарәп хәрефләре белән укырлык гыйлем туплый, Коръән сүрәләрен, мөнәҗәтләр укый. Су буенда уза торган кичке яшьләр уенында авыл егете Сәхәбетдин белән танышып, бераз йөргәннән соң, егет ягыннан яучылар килеп, әти-әнисе ризалыгы белән Фатыйма яраткан егетенә кияүгә чыга. Яшь гаилә матур хыяллар белән тормыш итә башлый. Сәхәбетдин бик булган хуҗа, һәр эшнең җаен белә торган, уңган куллы оста булып чыга. Тәрәзә рамын да ясый, пыяласын да куя, бурасын да бурый, мичен дә чыгара. Кыскасы, кырык төрле һөнәр иясе. Башлаган эшен яратып, төгәл итеп башкара.

Сугыш еллары онытылмый

Тормыш көйгә салынганда, Ватан сугышы башлана. Арсландай таза ир-­егетләрне сугышка озаталар. Оста куллы Сәхәбетдинне дә читтә калдырмыйлар. Хәрби комиссариатта аның күптөрле һөнәр иясе икәнен белеп, Казандагы хәрби заводка эшкә җибәрәләр.

Өйдәге ике яшь баласын - Мөнҗия белән Гайсәсен җылы кочагына алган хатыны Фатыйма, кайчагында балаларны әнисе Фәрһиҗинан тәрбиясендә калдыра, кайчагында кабык арбага утыртып, уракка үзе белән алып китә. Көне буе бил бөгеп урагын ура, калышмый тырыша, нормасын арттырып, көн саен 15-20 сутый ура.

Кайвакыт бригадир басуга килеп: «Фатыйма, сине стена газетасына мактап язганнар», - дип яңалык әйтеп китә. «Шуңа куанып эшләдек инде», - ди Фатыйма әби, көлемсерәп.

Шөкер, Казаннан Сәхәбетдиннән сәлам хатлары килеп тора. Бер хатында сәламнән соң: «Ашау ягы начарайды, ашханәдән такы-токы ашап торабыз, әчегән кәбестә яфрагы салып пешерелгән шулпа ашыйбыз», - дигән юлларны укыгач, Фатыйма булган ризык әйберләрен җыештырып, биштәр капчыгына салып, озын юлга кузгала. Паром белән Каманы чыкканнан соң, җәяүләп тә, олаулы атлыга утырып та бара торгач, Казанга килеп җитә, мең бәла белән эзләп таба Сәхәбетдинен.

Фатыйма тормышында иң шатлыклы очрашуларның берсе була бу. Сугышның афәтле сулышы Казанда да сизелә. Сәхәбетдин дошман очкычларының завод тирәсендә бөтерелүләрен, хәтта бомба ташлауларын ачынып сөйли. Ярый әле, бомбалары шартламый кала. Коточкыч фаҗига булыр иде.

Тылдагы хәлләр фронттагыдан ким түгел. «Рәхмәт, сөеклем, азык китерүеңә, күңелләр киңәйде. Тиздән, фашистларны җиңгәч, җиң сызганып эшләрбез», - дип Фатыймасын юатып, кайтыр юлга озата ире.

Очрашудан канатланып кайта Әҗмәкәенә Фатыйма. Кышын да, җәен дә авылда сөт җыючы булып эшли. Гадел хатынны яраталар авылдашлары. Бер граммын да югалтмыйча, бидоннарга салып, Олы Шилнәгә май заводына илтә. «Әти-әниебез булышлыгын тоеп, балаларымның өсте бөтен, тамаклары тук булды. Күмәк хуҗалыгыбызда иген уңышлары әйбәт булгач, колхозчылар ач-ялангач яшәмәделәр. Хуҗалыкларда сыерлар күп иде. Кама болыннарында иркенлек, ачлыктан сыерлар коткарды инде. Безнекеләр кәҗә асрадылар, 15 башка җитәр иде. Балаларыбыз кәҗә сөте эчеп үсте. Аллага шөкер, алабута, өшегән бәрәңге кәлҗемәләрен күрергә туры килмәде», - дип сөйләде Фатыйма әби сугыш еллары истәлекләрен барлап.

Төп нигез - кадерле почмак

Сәхәбетдин хәрби заводтан 1946 елның көзендә кайта. Колхозда бригадир, прораб, балта остасы булып эшли. Төп нигездә каралты-куралар яңартыла, келәт-амбар, абзарлар, мунча, йорт салына. Йорт хуҗасының вафатына 25 елдан артык вакыт узса да, ул төзегән каралтылар көлеп тора.

Балалар һәм ана аларны әтиегез төсе дип сакларга тырышалар. «Кечкенә өебез патша сарайлары кебек калыккан таш пулатлардан мең тапкыр кадерлерәк. Безнең туып-үскән нигездә, әниебез бүген дә шунда гомер кичерә», - дип таныштыра улы Әсгать.

Фатыйма әби авылда бик ихтирамлы кеше. Кызы Фәимә, улы Әсгать һәм башка балалары тәрбиясендә исән-сау яшәгән көне. «Энәгә җепне дә үзем саплыйм әле. Кибеткә таякка таянып чыккан идем. Таякка калган икән Фатыйма әби дип уйламасыннар өчен аны өй болдырына сөяп киттем. Шөкер кылам: үз аягымда йөрим, үз зиһенемдә, балаларым (алар алтау) янымда, килеп-китеп йөриләр. Сеңлем Хәлимә исән-сау, 98 яше белән бара. Бер-беребезнең хәлен белешеп, догалардан калдырмыйбыз. Биш вакыт намазымны калдырмаска тырышам», - дип белгән догаларын авыз эченнән кабатлый Фатыйма әби.

Гомере буе эшләгәч, өйдә тик утырасы килми. Әле бакчасына чыгып яшелчә, чәчәкләре үсүен, чәчәк атуын күреп сокланып керә. Тәрәзә төбендәге гөлләренә су сибә. Озын гомерле булуының сере нәкъ менә хезмәт сөюендә, кешеләргә игелекле карашындадыр инде. Балаларына, оныкларына хәер-фатихалы. Бакыйлыкка күчкән туган-тумачаларын берсен дә догасыннан калдырмый.

Фатыйма әбине котларга район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова килгән иде. Ул гомер буе хезмәт иткән, игелекле балалар тәрбияләгәне өчен рәхмәт сүзләре әйтте. Люция Хаковна тыл һәм хезмәт ветераны Фатыйма Мөхәммәтгариф кызына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатларын, шулай ук район башлыгы Васил Хаҗиев исеменнән истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләме тапшырды.

- Без сезнең белән чиксез горурланабыз. Алга таба да исәнлектә, үсеп килүче яшь буынга үрнәк булып гомер итегез, - дип теләде Люция Әхмәтова.

Фатыйма әби үзен зурлаганнары өчен ихлас рәхмәтләрен әйтте.

Улы Әсгать әйтүенчә, туганнары бик күп. Әбине һәркайсының котлыйсы, рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Шуңа күрә бәйрәм табынын өч көндә өч өстәлдә үткәргәннәр.

Фатыйма әбинең кадер-хөрмәттә булуына сөенеп, балаларының, оныкларының ихлас ихтирамын күреп, күңелебез белән рәхмәт тойгысы кичереп кайттык. Киләчәктә дә урының шулай түрдә булсын, хөрмәтле йөзьяшәр әбиебез!

P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев