21 октябрь 2015 яңалыклары
-
Башкарма комитет җитәкчесе итеп кабат Рәсим Асылгәрәев билгеләнде
19 октябрьдә Тукай муниципаль район Советының икенче утырышы үтте. Анда «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры, ТР Министрлар Кабинетыннан район кураторы Ирек Миңнәхмәтов, ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Фәнис Нуриев, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, район палаталары рәисләре, район Советы аппараты, Башкарма комитет бүлекләре башлыклары, районның яшьләр парламенты...
-
Тукай районындагы яшь гаиләләр авыру балаларга ярдәм итә
Туй кияү белән кәләшне генә бәхетле итәргә түгел, тагын кимендә бер нарасыйның газабын җиңеләйтергә сәләтле. Анжела Вавилова исемендәге фонд Татарстан ЗАГС идарәсе белән берлектә хәйрия акциясе игълан итте. Аның кысаларында барлык шәһәр һәм районнардагы гражданлык хәлен теркәү актлары бүлекләрендә тартмалар урнаштырылган иде. Тукай районы ЗАГСында өйләнешүче яшь парлар да онкологик...
-
Бәтке мәктәбе укытучыларының тренингында Сингапур белгече дә катнашты
Үткән атнаның җомга-шимбә көннәрендә Бәтке мәктәбе укытучылары «Егерме беренче гасыр өчен уку-укыту процессын үзгәртеп кору» программасы буенча, «Проблемаларны креатив юл белән чишү» темасына ике көнлек тренинг үттеләр. Тренинг эшендә «Educare» дип аталучы Сингапур компаниясенең һөнәри үсеш департаменты җитәкчесе Нора Ширин Бинте Мөхәммәд Сәллах катнашкан. Әлеге чарада педагоглар яңа белемнәр туплап,...
-
Кнәз мәктәбе китапханәсе республика конкурсында катнаша
Кнәз мәктәбе китапханәсе «Иң яхшы авыл мәктәбе китапханәсе - 2015» республика конкурсында катнашып, беренче унлыкка керде. Республикада алар арасыннан җиңүчене билгеләр өчен кичә республика комиссиясе аның эшчәнлеге белән танышты. Бу китапханә белән инде күп еллар Галина Романова җитәкчелек итә.
-
Хезмәт хакын иң күп түләүче – «Чаллы Бройлер» җәмгыяте
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитовның белдерүенчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 2015 елның 1 октябренә бер кешегә уртача хезмәт хакы 30066 сум тәшкил итә. Районның рәсми сайтында китерелгән таблицадан күренгәнчә, хезмәткәрләренә иң күп түләүче «Чаллы Бройлер» җәмгыяте. Анда бер кешегә уртача хезмәт хакы 35623 сум туры килә. Икенче...
-
«100 яшем минем Аллаһы биргән нигъмәт», – ди Фатыйма әби
Соңгы вакытта Әҗмәкәй авылында истә калырлык тарихи вакыйгалар булып тора. Күптән түгел 74 ел элек яу кырында һәлак булган яшь солдат Хәмәт Газизовның җәсәден кайтарып җирләделәр. Аның егет чагын авылның иң өлкән кешесе, 100 яшен тутырган Фатыйма әби Мөхәммәтгариф кызы Мөхәммәтгарипова ачык хәтерли. Уен-көлкегә һәвәс, эш сөючән, сабыр холыклы егет...