Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Әфган ветераннарының сорауларына юристлар һәм район хезмәтләре җитәкчеләре җавап бирде

Редакциябезнең дусты, Әфган ветераны Фәрит Галәветдинов башлангычы белән хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны борчыган сораулар буенча түгәрәк өстәл утырышы үткәрергә ниятләвебез турында хәбәр иткән идек. Узган җомгада район пенсия бүлеге җитәкчесе Раил Тимербаев, районның социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйкова, адвокат Әлфия Гәрәева, аның ярдәмчесе Илдар Туктагулов катнашында шундый очрашу үтте. Газета...

Әфган сугышында, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар күтәргән сорауларга тукталабыз. Телефоннан шалтырату:

- Әфган сугышында катнашучылар күбебез пенсия яшенә җитеп килә. Безгә алданрак лаеклы ялга китәргә мөмкин дигәнне ишеткәнем бар. Хак сүзме икән, әфганчылар өчен пенсия исәпләү тәртибе ничек икән?

Бу сорауга Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Раил Тимербаев җавап бирде. Гамәлдәге кануннар әфган сугышында катнашучыларга пенсия исәпләүдә ташламалар бирми. Шушы көннәрдә генә Пенсия фондының Чаллы идарәсенә дә әлеге җәһәттән берничә шундый мөрәҗәгать булган, аларга язмача аңлатма бирелгән. Вакытыннан алда картлык буенча пенсиягә чыгу хокукына сугыш җәрәхәтләре нәтиҗәсендә инвалидлык алган затлар ия (ир-атлар - 55, хатын-кызлар 50 яшьтән, иминият стажлары ир-атлар өчен 25 һәм хатын-кызлар өчен 20 елдан ким булмаса). Ә инвалид булуны махсус медицина бюросы раслый.

Әфган ветераны Фәрит Галәветдинов:

- Әфган ветераннары закон нигезендә «Хезмәт ветераны» исеменә ия була ала. Әмма документларда хата китү яисә мөһерләр танылмый дигән сылтау белән социаль яклау органнары мөрәҗәгатьләрне кире бора.

Адвокат Әлфия Гәрәева:

- Әйе, чынлап та социаль яклау идарәләре мондый очракларда документларны кире бора. Документларда хата, төгәлсезлекләрне суд аша төзәтеп була. Бу катлаулы эш түгел. Без андый очракларда ярдәм итәргә әзер.

«Хезмәт ветераны» категориясенә каралган ташламаларны әфганчылар бүгенге көндә болай да ала. Әмма документларда хилафлыкларны төзәтеп, бу исемне дә алып кую кирәктер. Кем белә кануннар үзгәреп куеп, алар буенча бүтән өстенлекләр бирелә башласа, кулыңда бу статусны раслаучы документлар булу ышанычлырак.

Әфган сугышы ветераннары - федераль категория льготниклар, аларга ай саен акчалата һәм өстәмә социаль хезмәтләр җыелмасы буенча түләүләр каралган. Болар буенча район пенсия бүлеге җитәкчесе Раил Тимербаев, районның социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйкова барысын да бөртекләп аңлатты. Ветераннарны сәламәтлекләрен ныгыту, реабилитация мәсьәләләре борчый. Хәзерге вакытта социаль иминиятләштерү фонды аша юллама алу мөмкинлеге бар. Ул чират нигезендә бирелә. Һәр ел саен юллама бирелергә тиеш дигән ялгыш фикер бар. Әлеге максатларга аерым бер кешегә зур булмаган сумма каралган һәм ул ел саен юллама алуга җитми. Чаллы шәһәрендә ветераннар госпиталендә дәвалану мөмкинлеге бар. Әмма бу гына җитәрлек түгел, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар өчен махсус реабилитация үзәкләре булсын иде, дигән теләген җиткерде Фәрит Галәветдинов. Сораулар булган очракка очрашуда катнашкан җаваплы затлар һәм юристлар Фәрит Галәветдиновка туры телефоннарын бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев