Якты юл
  • Рус Тат
  • Радик Зиннәтов: «Район судына мөрәҗәгатьләр саны арта»

    Радик Зиннәтовның район суды рәисе итеп билгеләнүенә ярты ел булды. Күп ара булмаса да, кайбер нәтиҗәләр ясар вакыт. Район суды эшчәнлеге, аның рәисенең шәхсән үзе белән таныштыру максатыннан Радик Фәритовичка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.

    - Район судының агымдагы елның узган чорындагы эшчәнлеге турында сүз алып барганда, мин, беренче чиратта, җинаять эшләренә тукталырга кирәк дип саныйм. Ник дигәндә, бу төр эшләр җәмгыятьтәге криминаль хәлнең торышын бәяләргә ярдәм итә. Җинаятьчелекне тулысынча бетереп булмавы инде һәркемгә мәгълүм, хокук саклау органнары аны ни дәрәҗәдә контрольдә тота - шунысы мөһим. Саннар хәлнең тотрыклы булуын күрсәтә, агымдагы елның беренче яртысында район судында барлыгы 141 җинаять эше каралды. 2013 елда мондый төр эшләр саны күбрәк булган. Җинаять төрләренә килгәндә, күбрәк урлашу очраклары, талау күзәтелә. Көчләү, тән җәрәхәтләре ясау буенча да хөкем карарлары чыгарылды.Өч үтерү очрагы, бер көчләү, 27 урлашу, автотранспорт куу, мошенниклык буенча икешәр хөкем карары чыгарылды. Соңгысы буенча Калмия авылында яшәүче хатын-кыз ирегеннән мәхрүм ителде. Ул җирләрне бер категориядән икенчесенә күчерәм дип, зур суммага мошенниклык кылган. Бер тапкыр шартлы җаваплылыкка тартылу, ягъни җитди кисәтү ясалуга карамастан, ул җинаятьчел гамәлләрен туктатмый. Бу юлы инде ирегеннән үк мәхрүм ителде.
    Гомумән алганда, районда һәм республикада җинаять эшләренең кимүе күзәтелә. Мин моны законнарның һәм социаль-икътисадый хәлнең тотрыклы булуы белән аңлатам.
    Тукай районы үзенчәлекле - шәһәр катына урнашкан. Шуңа җир белән бәйле гражданлык эшләренең күп булуын билгеләп үтәргә кирәк. Җир сату-алу, төзелеш базары көннән-көн киңәя. Моңа бәйле рәвештә милеккә хокукларын билгеләү уңаеннан судка мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Саннардан күренгәнчә, бу хәл елдан-ел арта бара. Агымдагы елның беренче яртысында район судында каралган җир белән бәйле гражданлык эшләренең саны өч тапкырга артты.
    Җинаять һәм гражданлык эшләре арасында административ эшләрнең зур катламы бар. Соңгы вакытта аларның да саны шактый арту күзәтелә. Бу исә хокук һәм тәртип саклау органнарының күзәтчелек буенча эшләрен активлаштырулары белән бәйле. Район судында алты айда барлыгы 1008 административ эш каралды. Шуларның 379ы, ягъни 33 проценты Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе буенча штрафларын вакытында түләмәгән машина йөртүчеләргә карата җәза бирелде. Исерек хәлдә руль артына утырган 108 кеше җавапка тартылды. Штрафларын вакытында түләмәгән өчен җавапка тартылучылар саны кискен арту күзәтелсә, исерек килеш машина йөрткән өчен җаваплылыкка тарту очраклары кими. Биредә җәзаның катылануының тәэсире зур дип саныйм. Бүген бит исерек килеш машина йөрткән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүдән тыш, 30 мең сум штраф та каралган. Район судының агымдагы елның 6 айлык эшчәнлегенә йомгак ясап әйткәндә, хокук һәм тәртип бозучылар 4 миллион 430 мең сум штрафка тартылды, 262 кешегә карата административ арест, ягъни кулга алу буенча карар кабул ителде.
    - Радик Фәритович, сез районга Алабуга шәһәреннән килдегез, безнең барыбыз өчен дә яңа кеше. Газета укучыларыбызны үзегезнең тәрҗемәи хәлегез белән дә таныштырып үтсәгез иде.
    - Мин тумышым белән Кукмара районыннан. Каенсар станциясендә туганмын. Башта үз авылымда башлангыч мәктәптә беренче сыйныфта, аннары 8 километрга йөреп, Саба районы Иштуган авылында укыдым. 1992 елда төзүче-техник белгечлеге буенча техникум тәмамладым. Кызганычка каршы, илгә ул вакытта төзүчеләр кирәкми иде. 90 нчы еллар төзү-яңарту түгел, таралу, җимерелү еллары булып тарихка кереп калды. 1992-1997 елларда Казан Дәүләт университетының юридик факультетында белем алдым. Хезмәт юлымны Алабуга шәһәре прокуратурасында өлкән тикшерүче буларак башладым, прокурор ярдәмчесе, аннары арадашчы судья, 2005 елдан федераль судья булып эшләдем. Хәзер инде менә ярты ел Тукай район суды рәисе вазыйфасында. Коллективка тиз ияләштем, биредә яшьләр белән бергә суд системасында озак еллар эшләгән өлкән коллегаларыбыз бар. Саҗидә Камалова хөкем системасында - 30 елдан артык, Әнвәр Мансуров - 29, Жанна Низамова 25 ел эшли. Без алар белән горурланабыз. Коллектив бер максатка тупланган һәм бүген суд органнары алдына куелган җитди бурычларны хәл итәргә сәләтле дип саныйм.
    - Радик Фәритович, гадел хөкем дигәннән, бәлки бу соравым сезгә ошап та бетмәс, әмма суд эше турында сөйләгәндә моның белән кызыксынмый калган бер генә кеше дә юктыр. Хөкем иткәндә судларның эшенә тыкшыну, басым ясарга тырышу очраклары бармы? Шундый хәлләргә киртә кую максатыннан, 2010 елдан хөкем итүгә тәэсир ясарга теләп телефоннан шалтыраткан яисә башкача мөрәҗәгать иткән затларның исемнәрен судларның сайтларында урнаштыру, җәмәгатьчелеккә җиткерү гамәлгә кертелде. Безнең район суды сайтында әлеге бүлектә бер генә фамилия дә юк.
    - Әйе, андый тәҗрибә бар һәм ул нәтиҗәле чара дип саныйм. Ә миңа килгәндә, андый мөрәҗәгатьләр булганы юк.
    - Радик Фәритович, әңгәмәбез ахырында газета укучыларыбызга булган теләкләрегезне дә җиткерсәгез иде.
    - Әлбәттә, хәзер судларга мөрәҗәгатьләр күпкә артты, гражданнар үз хокукларын суд аркылы хәл итәргә тырышалар. Бу хокукый җәмгыятьнең уңай күренеше. Райондашларга суд органнарына мөрәҗәгать итәргә туры килгәндә, безнең эшчәнлекнең үзенчәлекләрен исәпкә алуларын, аңлашып эшләвебезне телим.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: